Городу Нурлат и району – качественное электроснабжение!
Алмаз Ахметшин провел совещание с участием руководства «Сетевой компании» РТ и её структурных подразделений.
Алмаз Ахметшин провел совещание с участием руководства «Сетевой компании» РТ и её структурных подразделений.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар хастаханәсенең табиб-неврологы Анна Шмонина нәни бала һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту турында киңәшләр бирде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Неврологка төрле авырулар белән киләләр. Эпилепсия, пароксизмаль халәтләр, һуштан язу, баш авырту, энцефалит, транзитор ишемик авырулар, һәм әлбәттә, психосоматик авырулар белән — соңгылары 80 процент очракта», — ди ул. Белгеч фикеренчә, неврологик авырулар төрлечә ачыклана. Читать дальше...
Завтра, 3 декабря, в Международный день инвалидов пройдет общероссийская общественная онлайн-акция «Доступная среда» на тему организации доступной среды и навыков инклюзивного общения.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьне ял көне итеп игълан итү турында карар кабул итүне төбәк хакимиятләре хәл итәчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бу төбәк хакимиятләре карары. 31 декабрь рәсми төстә эш көне булып санала», — диде ул.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 206 берәмлек транспорт алачак. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, агымдагы елда илкүләм проект буенча республика 73 автобус (53 автобус кайтарылган, тагын егермене кайтару планлаштырыла) алырга тиеш. «Киләсе елга план зуррак», — диде ул. Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казанда... Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсендә бишенче тапкыр узган «Үрнәк татар гаиләсе-2020» конкурсына йомгак ясалган. Бәйгедә 50-60 ел бергә торган татар гаиләләре катнашкан. Аны өлкәнең «Өмет» газетасы һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе уздырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде. «Узган елларда бу бәйгедә 5-6 гаилә катнашкан булса, быел аларның саны кырыктан артып китте. Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Рифат Каюмов). 13 декабрьдә «Барс Медиа Груп» компаниясенең беренче мәртәбә дәүләт акчасына оештырылган «Яңа йолдыз» телевизион-вокаль проекты җиңүчеләре билгеле булачак. Бу турыда проектка багышланган матбугат очрашуында «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева хәбәр итте. «Яңа йолдыз» республика күләмендә беренче мәртәбә уздырыла. Яшерен-батырын түгел, бу зур чыгымнар таләп иткән эш. Безнең тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Синоптиклар сүзләренчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәк территориясендә уртача салкын һава торышы булачак.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2021 елда Казан Кремле биналарын һәм территориясен җыештыруга 34 миллион сумнан артык акча тотарга планлаштыралар. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. «2021 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы» ДБУ административ һәм музей биналарының эчен санитар-гигиена таләпләренә туры китерерлек хезмәт күрсәтү. Башлангыч (масималь) бәя 34 436 407 сум тәшкил итәчәк», — диелгән документта. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә көн... Читать дальше...
В 17 районах Татарстана обнаружили коронавирусную инфекцию у 90 человек, в числе заболевших вошел и житель Нурлатского района.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан «Эчке су транспорты» яңа илкүләм проектында катнашырга планлаштыра. Аны гамәлгә ашыру су транспортында пассажирлар, шулай ук туристлар агымын арттыру мөмкинлеге бирер дип көтелә. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Министр сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа илкүләм проектны эшли башлаганнар. «Яңа проектны киләсе елның апрелендә кабул итәргә планлаштыралар. Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Әгәр педагоглар өйгә мәктәптә кигән кием белән кайтсалар, бу вирус инфекцияләрен таратуда өстәмә куркыныч тудыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Педагоглар эш вакытында өсләрендә булган формадан өйгә кайта икән, бу куркыныч. Без аерым форма кертергә кирәк дип әйтмибез, чөнки укытучылар эшли торган шартларда моны һәрвакытта да эшләп булмый», - дип искәртте спикер. Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Киләсе елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 174,8 км юлны ремонтлауга 4 миллиард сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Киләсе елда илкүләм проект буенча 91 юл объектын ремонтлау планлаштырылган. Аерым алганда, 96,7 км юл төбәк дәрәҗәсендә, 43,3 км Казан, 29,2 км Чаллы һәм 6,5 км юл Түбән Кама агломерациясендә.... Читать дальше...
Навальный штабы Радий Хәбировның дәүләт дачалары һәм ул файдалана торган кунакханәләр турында сөйләде.
Ярко, эмоционально и познавательно. Так можно охарактеризовать мероприятие, проведенное инициативной командой Дома дружбы народов в Егоркинской школе.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 4 — 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр өлкәнең Татар хатын-кызлары форумы узачак. Утырыш кысаларында татар ханымнары милли тәрбия нигезе, балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак. «Бала милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең асылын гаилә тирәлегендә үзләштерә. Әлеге форумда хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге ролен билгеләп үтәсебез килә. Биредә төрле татар түгәрәкләренең телне саклап калудагы эшчәнлеге яктыртылачак. Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 6 процентка - 46,13 мең тоннага кадәр арткан. Илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да максималь күләм күрсәткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5 процент). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган... Читать дальше...
Новый год станет двойным праздником для новоселов 27-квартирного жилого дома по улице Солнечная.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөйкемле Шүрәле» иҗат эшләре конкурсы нәтиҗәләре 2021 елда гына билгеле булачак. Илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып шундый карарга киленде, дип хәбәр итә ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге. «Сөйкемле Шүрәле» конкурсының шартлары буенча, 2020 елның 1 апреленнән 31 июленә кадәр читтән торып сайлап алу турлары узган. Әлеге вакыт эчендә 387 гариза килгән. Конкурска чигелгән, тукылган... Читать дальше...
Адвокат Равил Тугушев Рамил Шәмсетдиновның мәхкәмәдә үзен ничек хис итүен, сорауларга ни рәвешле җавап бирүен сөйләде.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының сынау партиясен саклау өчен суыткыч камералары әзерләнгән. Препарат өчен Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температураны сакларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Татарстанда вакцинаны тиешле тәртиптә тоту өчен урыннар әзер. Барлык суыту камералары һәм суыткычлар әзерләнгән», - диде спикер. Читать дальше...
Мәхкәмә милли хокукларны яклау чаралары өчен штрафларны түли алмаган ТИҮ рәисен мәҗбүри эш җәзасына хөкем итте. Башкорт һәм кырымтатар активистлары штрафлар түләүдә халыкның даими ярдәм итүен әйтә.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар сату буенча проблема булмаганын әйтте. Үз фикерен ул «Яңа йолдыз» проектына багышланган матбугат очрашуында белдерде. «Татар җыры — 2020» фестиваленә билетлар тиешле күләмдә сатылмау сәбәпле, аны уздырмаска булганнар дигән имеш-мимешләр таралган. Журналистлар Динә Гәрәевадан әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорады. «Билетлар... Читать дальше...
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Белгород өлкәсе хакимияте Россиядә беренчеләрдән булып 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Тиешле боерыкны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Гладков имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк хөкүмәт елның соңгы көнен эш көне булачак дигән карар кабул иткән иде, шул ук вакытта субъектлар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә моны үзгәртергә мөмкин, дип искәртте. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев төбәк башлыкларыннан 31 декабрьне ял көне дип игълан итүне сорады. Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.