Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 206 берәмлек транспорт алачак. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, агымдагы елда илкүләм проект буенча республика 73 автобус (53 автобус кайтарылган, тагын егермене кайтару планлаштырыла) алырга тиеш.
«Киләсе елга план зуррак», — диде ул.
Аерым алганда, 2021 елда илкүләм проект буенча Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада күчмә составны яңарту планлаштырылган. 160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алу планлаштырыла, диде спикер.
«Паркны яңарту иминлек өчен дә кирәк. 1830 транспорт чарасы 50 проценттан артык дәрәҗәдә тузган килеш төбәк юлларында хәрәкәт итә. Аларны алыштырырга кирәк. Искеләре урынына яңа буын автобуслары килергә тиеш», — диде Фәрит Хәнифов.