Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 01.12.2020

КФУда эшләүче Африка кызы: Казан табигате, якты йөзле кешеләре белән җәлеп итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Наталья Вәлитова, Рената Симерханова). Африканың Камерун иленнән Казанга килеп, КФУда җыештыручы булып эшләүче Джеанна Кабреллены Казан табигате, якты йөзле кешеләре белән җәлеп иткән. «Якыннарыма да Казанның матурлыгын күрсәтәсем килә һәм аларга монда ошар дип уйлыйм. Миңа монда ошый. Башка кешеләрдән тән төсе белән аерылсам да, уземә агрессия тоймадым», — диде Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының хуҗалык бүлегендә җыештыручы булып эшләүче Джеанна. Читать дальше...



Татарстанда 10 инвалид кеше үз эшен башлап җибәргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елда республикада 10 инвалид шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Быел 10 мөмкинлеге чикләнгән кеше үз эшен башлап җибәрде. Алар арасында юридик консультацияләр бирүчеләр, баш киемнәре тегүчеләр, савыт-саба сатучылар, йорт җиһазлары, табигый тиредән эшләнмәләр ясаучылар да бар», — дип сөйләде министр. Исегезгә төшерәбез... Читать дальше...

«Татарстан» журналы йөз еллык юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Денис Низаметдинов). «Татарстан» журналына йөз ел тулды. Беренче саны 1920 елның беренче декабрендә чыга. Бу хакта басма сайтында хәбәр ителә. «Журнал йөз ел Татарстан халкы белән янәшә яшәде, һәр санда чыккан геройлар белән йөзгә йөз очрашты», — дип тасвирлый редакция үз тарихын. Шул вакыт эчендә журнал тугыз исем алыштыра. Ул «РКП (б) Татар Өлкә Комитеты хәбәрләре»ннән һәм «Агитатор хәбәрләре»ннән («Вестник Татарского областного комитета РКП (б)», «Спутник агитатора») «Татарстан»га кадәр юл уза.

Татарстанда ВИЧ-инфекциясе өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак очрый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда ВИЧ-инфекциясе өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак очрый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде. «Эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең ВИЧ йоктыру тенденциясе саклана. ВИЧ ачыкланган кешеләрнең 68,1 проценты — 30-50 яшьтәгеләр», — диде ул. Луиза Борисова сүзләренчә, ВИЧ белән яшәүчеләр арасында ирләр күбрәк. 64 процентка якын. Читать дальше...

Прокуратура балалар агуланган мәктәп җыештыручыларын җәзага тартуны таләп итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура мәктәп җыештыручыларын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Искәртеп узабыз, элегрәк Питрәч районы прокуратурасы мәктәпләрнең берсендә балаларны антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган иде . Тикшерү нәтиҗәләре буенча 28 ноябрьдә мәктәптә антисептик эремә кулланып генераль җыештыру үткәрелүе ачыкланган. Шул ук вакытта җыештыручылар эремә ясаганда пропорцияне бозган... Читать дальше...



Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә туклануны оештыру стандартларын булдырырга өндиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Туклануны оештыру стандартлары кирәк, аш-су стандартлары кирәк. Һәр мәктәп ашханәсенә туры килергә тиешле таләпләр эшләү мөһим», - дип сөйләде ул мәгариф оешмаларында туклану системасын камилләштерү буенча бөтенроссия конференциясе барышында. Читать дальше...

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге кысаларында 500дән артык чара уздырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда инвалидлар ункөнлеге барышында 500дән артык төрле чаралар үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. «Инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылачак. Казанда Зур концерт залында форум узачак. Аңа 300гә якын кеше чакырылган, алар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», — диде ул. Читать дальше...

Кузбасста узачак татар ансамбльләре конкурсы You Tube каналында трансляцияләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә 15 татар ансамбле катнашуы көтелә. Бу хакта фестивальне оештыручы Тимур Галиев сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Кемерово өлкәсенең барлык авылларында булдык, төбәктәге ансамбльләрне тыңладык, чыгышларны видеога яздырдык. Көндәшлек зур, ансамбльләр җыр, бию номерларын гына түгел, ә аш-су өлкәсендәге осталыкларын да күрсәтә. Читать дальше...

Татарстан халкын ВИЧ инфекциягә тикшерү дүрт процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның ун ае эчендә халыкны ВИЧ инфекциягә тикшерү дүрт процентка кимегән һәм 19,9 процент тәшкил итә. Быел барлыгы 778 мең 490 кеше тикшерелгән. Узган елда 933 меңнән артык кешене ВИЧ инфекциягә тикшергән булганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда ВИЧ очраклары кимүе коронавируска... Читать дальше...

Киров өлкәсеннән килгән автоледи Татарстанда авариягә юлыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Киров өлкәсеннән килгән автоледи Татарстанда авариягә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Кукмара районының Кәчемир авылы янында булган. Трассада Киров өлкәсе номеры куелган «Равон» (машинаны хатын-кыз идарә иткән) һәм «Тойота» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә автоледи, идарәне югалтып, юл читенә төшеп киткән. Шаһитлар әйтүенчә, медицина ярдәме күрсәтү өчен... Читать дальше...

Мөхәммәтшин Думага сайлаулар, авылда табиблар җитмәү турындагы сорауларга җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда онлайн-режимында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан гражданнарны кабул итү декадасы ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Instagram социаль челтәрендәге партия аккаунтында гражданнарны кабул итте. «Бу көнне республикада яшәүчеләр, сайлаучыларны котлау, аларга рәхмәт белдерү белән бергә, тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләр, проблемалар, тәкъдимнәрне ишетү мөмкинлеге дә бар. Без кабул итүләр... Читать дальше...

Татарстанда 25 меңнән артык инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда хезмәткә яраклы яшькә җиткән 25 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше эш белән тәэмин ителгән. Бу турыда «Татар-информ»да «Халыкара инвалидлар ункөнлеге»нә багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Республикада эшкә яраклы яшькә җиткән 25 мең 824 инвалид эш белән тәэмин ителде. Татарстанда эшкә урнашу дәрәҗәсе 30,3 процент, Россиядә әлеге күрсәткеч 26,5 процент тәшкил итә. Читать дальше...


Музыкальные новости




Персональные новости




Быел Татарстанда ВИЧ-инфекциядән 150 ләп кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ВИЧ-инфекциядән 150 ләп кеше үлгән. Бу хакта «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин әйтте. Республикада ВИЧ теркәлә башлаганнан бирле, ВИЧ диагнозы белән 7184 кеше вафат булган, шул исәптән ВИЧ-инфекция 2386 кешенең үлеменә сәбәп булган. Татарстанда ВИЧ диагнозы белән бүген 13810 кеше яши. Дөньяда ВИЧ белән 43 млн нан артык кеше яши, ел саен 2 млн га якын кешедә ВИЧ ачыклана.

Прокуратура балаларның антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы балаларның антисептик эремә белән агулануы турындагы мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Богородское бистәсе мәктәбендә бүлмәләрне антисептик эремә белән эшкәрткәннән соң берничә укучы үзләрендә хәлсезлек сизгән. Балалар күңел болгану, тән кычыту, күз чәнчү һәм баш авыртуга зарланган. Укытучылар шунда ук тәрәзәләрне ачып мәктәпне җилләтергә керешкән... Читать дальше...

Лилия исемле роботка коронавирус буенча яңа 96 сорауга җавап өйрәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Киләсе атнадан Лилия исемле роботлаштырылган тавыш ярдәмчесе коронавирус буенча яңа 96 сорауга җавап бирә башлаячак. Бу турыда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Хәзер безнең команда Covid-19 буенча татарстанлыларның контакт-үзәктән белешкән иң актуаль сорауларын анализлый. Без Лилияне аларга җавап бирергә өйрәтәбез. Читать дальше...

Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел машина астында хатын-кыз мәетен тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл читенә төшеп киткән җиңел автомобиль астында хатын-кыз мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте. Аларның сүзеннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төнге икенчедә Лаеш районының Орел авылы янында киеп чыккан. Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, түбәсенә әйләнеп капланган һәм агачлар арасына кысылып калган. Ярдәмгә ашыккан кешеләр машина астыннан хатын-кыз мәетен табып алган. Читать дальше...

"Башкорт һәм татар бер-берсенең телен баетырга тиеш"

Azatliq.org 

Русия прокуратурасы мәктәпләрдә милли телләргә каршы оештырган һөҗүмгә бу көннәрдә өч ел булды. Шушы вакыйгалар башкорт теленә ничек тәэсир итте? Башкортстанда ана телен укыту эшләре хәзер ничек тора? Шул хакта белгеч белән сөйләштек.

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net