Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 15.10.2020

Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көндез республика территориясендә җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеоүзәгендә кыш алды сезоны башлануы хакында сөйләделәр.



Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында утырышта сайлау алды программасын әзерләү һәм волонтерлык үзәкләренең эше турында фикер алыштылар. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. COVID-19 авыруының янә «баш күтәрүе» нәтиҗәсендә бик күп кешеләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ.... Читать дальше...

Мәдәният министры Ирада Әюпова Минзәлә театрына яңа директорны тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт драма театрына директор итеп Илнур Гайниев билгеләнде. Директорны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән. Илнур Гайниев тумышы белән Минзәлә районыннан. Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде. Минзәлә театрын 1992-2020 елларда Роберт Шәймәрданов җитәкләде. Иртәгә Минзәлә театры Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле белән яңа сезонын ача.

Татарстан Милли музеен вакытлыча Светлана Измайлова җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Генераль директорның фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. «Директор вазифасын вакытлыча Измайлова башкара», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта. Светлана Измайлова ТР Милли музеенда 1985 елдан бирле эшли. Ул алтмыштан артык фәнни мәкалә авторы, төбәк һәм халыкара күләмдә үткәрелгән конференцияләр... Читать дальше...

Татарстан халкын цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр актуаль IT-компетенцияләрне бушлай үзләштерергә мөмкинлек бирә торган «Шәхси цифрлы сертификатлар» проектында катнаша ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Курсларга теркәлү бүген, 15 октябрьдә, башланды. Югары яки урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җитмәгән һәм балигъ булган Россия гражданнары гариза тапшыра ала. Гаризалар цифровойсертификат.рф... Читать дальше...



Казанда трамвайның тормозы ватылган һәм ул дүрт машинага бәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвайның тормозы сафтан чыккан һәм ул дүрт машинага килеп бәрелгән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. ЮХИДИ идарәсендә белдерүләренчә, бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Гвардия урамындагы 45нче йорт каршында трамвайның тормозы ватылган һәм ул артка таба кузгалып китеп, юлында очраган дүрт автомобильгә килеп бәрелгән. «Авария нәтиҗәсендә „Лада“ автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Читать дальше...

«Мирас» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Әхмәт Сәхаповның үлүе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Элекке «Мирас» журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов 2020 елның 8 октябрендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Мирас» журналында мәрхүм белән бергә эшләгән коллегалары хәбәр итте. «Без Әхмәт белән 17 ел „Мирас“ журналында эшләдек. Әхмәт авыргач, аңа ярдәм итә алмадылар. Озакка сузылган авырудан соң, ул вафат булды», — диде «Мирас» журналында баш бухгалтер булып эшләгән Дания Фәтхуллина. Шулай ук Әхмәт Сәхаповның... Читать дальше...

Галимнәр коронавирусның яңа куркынычы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе баш миендә шизофрения, Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары чагылышлары белән бәйле үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы medRxiv порталында дөнья күргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә. Бразилия галимнәре SARS-CoV-2 вирусының үзәк нерв системасындагы иң күпсанлы күзәнәкләр булган астроцитларга һөҗүм итү сәләтен ачыклаган. Бу баш мие кабыгының зарарлануына (кайбер өлкәләрдәге атрофиягә кадәр) китерә. Белгечләр билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Казанда җиңел машина борылышта юл бирмичә, бер баланы бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина борылышта бер балага юл бирмичә, аны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр. Авария кичә, көндез Патрис Лумумба урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының 40 яшьлек йөртүчесе борылышта «зебра» аша юлны чыккан 10 яшьлек малайга юл бирмичә, аны бәрдергән. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә, баланың аяклары имгәнгән һәм тырналган.

Санкт-Петербург татарлары турында китапны Казанда тәкъдим итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә «Нева елгасы ярларында — татарлар» китабын Казанда тәкъдим итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Китапны 21 октябрьдә, Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тәкъдим итәчәкләр. Чарада басманың авторы Рәхим Теляшов та катнашачак. Китапта Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли-мәдәни, ветераннар... Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 38 очрагы теркәлгән. Өч очрак читтән килгән, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте. «Сигез пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», — диделәр штабта. Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр — алар 17 кеше. Вирус йоктыручылар арасында өч бала бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кешедә дә коронавирус ачыкланмаган. Авыручыларның иң күбе Казанда булган. Читать дальше...

Чаллыда шофер хатын-кыз бала бәрдергәннән соң, прокуратура тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда автоледи бала бәрдергәннән соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кичә, кичке бишләр тирәсендә, Тынычлык проспектында 42 нче йорт каршында «Мазда» машинасы белән идарә иткән 28 яшьлек хатын-кыз, тиешле булмаган урында бер кыз белән юл аша чыккан 6 яшьлек малайны бәрдергән. Имгәнгән малайны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Юл-транспорт... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Персональные новости
Выставка

Выставка работ победителей фотоконкурса «Созвездия "Семья"»





Роспотребнадзор коронавирус аркасында кәгазь акча кулланмаска киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе кәгазь купюраларда озак вакыт активлыгын сакларга мөмкин булганлыктан, банк хисабы аша исәп-хисап ясау яхшырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә. Әйтик, «Вектор» үзәге белгечләре вирусның кәгазь купюраларда – бер тәүлек, тимер акчаларда өч сәгатькә якын саклануын ачыклаган. «Коронавирус инфекциясенә юл куймас өчен кулдагы... Читать дальше...

Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чит ил автомобиле җайдакны бәрдергән, ир-ат зыян күргән, ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте. Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы янында булган. «Сузуки» автомобиленең йөртүчесе караңгыда атка атланган ир-атны абайламый калган һәм аларның өстенә килеп менгән. Авариядә атның хуҗасы зыян күргән. Ир-ат башын ярган һәм күкрәге авыртуга зарланган. Читать дальше...

Чистайда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан ташландык йортта ир-ат мәетен табып алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан бер ташландык йортта ир-ат мәетен табып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 3.37 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай шәһәренең Бебель урамында ташландык йорт януы хакында хәбәр килгән. 67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга өч минут эчендә килеп җиткән. Янгынны иртәнге бишләрдә сүндергәннәр. Читать дальше...

Авырулар күзгә карап «Мин үлмәмме икән?» – дип ята - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Бүген табиблар үзләрен гүя сугыш кырындагы кебек хис итә. Ковид-19 дигән күзгә күренмәс «дошман»га каршы аяусыз көрәшә алар. Үпкә ялкынсынуын китереп чыгарган чирне йөгәнләү өчен йогышлы авырулар табиблары гына җитмәгәнлектән, терапевтлар, хирург, кардиолог, неврологлар һәм бик күп башка белгечләр шушы фронт сызыгына басты хәзер. Табибларның фикерләрен ике ният белән тәкъдим итәбез: соклану һәм гыйбрәт алу өчен. Корсакка яту савыгырга ярдәм... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В СВАО Москвы реконструируют дорогу и построят мост





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе



Москва

Коррупционная команда Воробьева: Стригункова только начата

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net