Галимнәр коронавирусны ИВЛ-аппаратыннан башка гына дәвалау алымын тапкан
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирус инфекциясен дәвалауның яңа алымын ачыклаган. Шуның ярдәмендә авыру көчәйгән вакытта пациентны күпчелек очракта үпкәне ясалма җилләтү — ИВЛ-аппаратына тоташтыруның кирәге булмаячак. Бу хакта «Известия» газетасы Россия иммунологлар фәнни җәмгыяте президенты, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Иммунология һәм физиология институты җитәкчесе Валерий Черешневка сылтама белән хәбәр итә. Системаның асылы гелий-кислород катнашмасы белән ингаляция үткәрүгә кайтып кала. Читать дальше...