Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. «Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә эшкәртү [куллар өчен] бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул. Шул ук вакытта... Читать дальше...