123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 23.08.2020

Апаста сугыш ветеранына кәрәзле телефон тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 23 август, «Татар-информ», «Апастово-информ », Ландыш Гайнуллина). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәр сугыш ветеранына кәрәзле телефонны шәхсән үзе тапшырачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Алар файдаланыр өчен бик җайлы, хәрефләре дә, цифрлары да өлкән буын өчен бик уңайлы көйләнгән. Бүген бүләк Апаста гомер итүче Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдиновка тапшырылды. «Зурлап килүегез, онытмавыгыз, бүләгегез өчен олы рәхмәт. Эшегездә барыгызга да уңышлар телим», — диде 94 яшьлек ветеран.

Ночью в Нурлатском районе ожидается туман

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» на 24 августа по Республике Татарстан прогнозируются неблагоприятные метеорологические явления.



Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 23 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Дания Абзалиева). «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында быел Әгерҗедә 10 күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Программага биш ел һәм аннан да элегрәк төзелгән йортларның һәм моңа кадәр ишегалды территорияләрен ремонтлау программаларына эләкмәгән ишегаллары кертелде», — ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура, шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Хаҗиева. Читать дальше...

Чүпрәле районында уку алдынгылары һәм булачак беренче сыйныф укучылары хөрмәтләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Чүпрәле районында медалистларын, олимпиада призерларын һәм беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада КФУ ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Бу хакта «Родной край» газетасы яза. Уку алдынгыларына һәм олимпиада призерларына медаль һәм акчалата сертификат тапшырылды. Беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

В Нурлатском районе зафиксирован ещё один случай коронавирусной инфекции

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как сообщает республиканский оперативный штаб по контролю за распространением коронавирусной инфекции, за минувший день в Республике Татарстан зарегистрировано 29 новых случаев COVID-19, из них 3 – завозные, 26 – контактные. 10 человек госпитализировано, 19 получают лечение на дому.

Буа театры ачык һавада уза торган театр фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Пермь краенда ландшафтлы театр фестивалендә катнаша. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. «Тайны горы Крестовой» дип аталган ландшафтлы театр фестивале тугызынчы тапкыр уздырыла. Ул Пермь краеның Губаха шәһәрендә 22 — 25 августта уза. Бүген Буа театры Югары Губаха бистәсендә спектакль уйный. «Биредә төрле төбәкләрдән сигез театр килгән. Спектакльләрне ачык һавада уйныйбыз», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Читать дальше...



Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Республика территориясендә төньяк-көнбатыштан искән җилнең урыны белән кыска вакытлы көчәюе ихтимал. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноград тәлгәшенә яшеренгән чаян тешләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноградта яшеренгән чаян тешләгән. Бу хәл турында ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә сөйләде. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, виноград «Пятерочка» челтәре кибетләренең берсендә сатып алынган. Сәүдә ноктасының адресын ул әйтеп тормаган. Ботакта утырган үрмәкүч сыман чаянны күреп булмый диярлек, ди ул. «Күрмәсәң, ул шул төс белән тәңгәлләшкән», – дип аңлата язма авторы. «Сак һәм уяу булыгыз. Кибеткә карата бернинди тикшеренүләр дә булмады. Читать дальше...

Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә чыгарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә менгерергә туры килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Кече Бөгелмә авылында шәхси йортның тирән базына сыер егылып төшкәнлеге турында хәбәр алынган. Чакыру буенча килгән 7нче отряд  коткаручылары хайванны аркан белән бәйләгән һәм манипулятор ярдәмендә аны баздан чыгарган.

Һаваның пычрануы коронавирустан үлүчеләр санын арттыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Пычранган һава йогынтысы коронавирустан үлем куркынычын шактый арттыра ала. Бөекбританиянең Илкүләм статистика хезмәте белгечләре пандемия вакытында теркәлгән 46 мең үлем очрагына анализ ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Белгеч сүзләренә караганда, каты өлешләрнең һаваның бер куб метрына нибары бер микрограммга артуы үлем-китем дәрәҗәсенең 6 процентка артуына китерә. Аларның нәтиҗәсе башка илләрдә (мәсәлән, АКШ яки Нидерландта)... Читать дальше...

Мантуров коронавируска каршы прививканы һичшиксез ясатачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров коронавируска каршы прививканы һичшиксез ясатачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Әлбәттә, йөз процент», - диде министр журналистларның COVID-19 инфекциясеннән вакцина ясатырга ниятлисезме, дигән соравына җавап итеп. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы элегрәк CОVID-19 инфекциясе профилактикасы өчен дөньяда беренче булган Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды белән берлектә Гамалея исемендәге... Читать дальше...

Казанда Елга порты янындагы зур чиратны фотога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ» ). Фотога Казанның Елга порты кассаларына булган зур чиратлар эләккән. Фотолар социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Порт администрациясе билетларны алдан сатуны туктатты — элек аларны 10 көн алдан сатып алырга була иде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдән файдаланучылар билетларны онлайн сатып алып булмаганга зарлана, ә кассаларда акча түләп кенә алып була. Билетлар сату караклык очраклары ешаю сәбәпле кассаларда гына алып барыла, диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Елга портының рәсми битендә.

Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Төнлә һәм иртәгә иртән, 24 августта, Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Элегрәк «Татар-информ» җәйге җылылык Татарстанга киләсе атнада кайтачак дип хәбәр иткән иде.

Яшь егет йөрткән җиңел машина трассадан кукуруз кырына төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Яшь егет идарә иткән җиңел машина трассадан кукуруз кырына төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан фотоларны шаһитлар җибәрде. Бүген иртәнге сәгать бишенчеләрдә Татарстанның Алексеевск районында Казан — Оренбург трассасында Сахаровка авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. «КИА Сид» зур тизлек белән юлдан кукуруз кырына төшеп киткән, машина түбәсенә әйләнеп капланган. Шаһитлар сүзләренә караганда, 20 яшьлек йөртүче авариядә зыян күрмәгән.


Музыкальные новости
Дима Билан

Дима Билан стал «Мистером Х» в проекте “Новая битва экстрасенсов” на ТНТ





Персональные новости
США

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN





Кириенко Covid белән көрәштә ил табибларының чит ил медикларыннан өстенлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия табиблары пандемия вакытында кеше гомерен коткарып калу өлкәсендә чит ил табибларын узып китте. Бу хакта РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. «Коронавирус эпидемиясе тәмамланып килгәндә, шулай дип өметләнәм, Россия коткарылган гомерләр саны ягыннан җиңде», — диде Кириенко. Илдә һәм дөньяда пандемиягә кадәр Россия медицинасына шикләнеп карыйлар иде, дип өстәде ул. «Дөньяда һәм безнең илдә „безнең медицина медицинамыни ул?“... Читать дальше...

Белгечләр чи килеш ашарга ярамаган ризыкларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Белгечләр чи килеш кулланганда сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган продуктларны әйтте, дип яза Sabah. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Беренче чиратта термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, дип билгеләп үтелә. Мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин. Икенче урында чи фасоль тора, аңарда еш кына зарарлы агулы матдәләр очрый. Әзерләнгән кызыл фасоль сыйфатына игътибар итү аеруча мөһим... Читать дальше...

Казан бистәсендә бассейн һәм мунча янып беткән, йортны саклап кала алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан бистәсендә бассейн һәм мунча янып беткән, йортны саклап кала алганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Кичә 22.17 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Көек бистәсендә Дача урамында мунча, җәйге кухня һәм бассейн яна дигән хәбәр алынган. Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Бу вакытка ут бассейнны, мунчаны һәм  җәйге кухняны ялмап алган булган. Читать дальше...

Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән, 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кертелгән, 26сы — авырулар белән элемтә аша йоктырылган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар  – 18 кеше - Казанда ачыкланган. Чаллыда — 4, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр авыру теркәлгән. Пандемия башланганнан... Читать дальше...

Россиядә «ковидка каршы» үткәрү системасы булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы «Зоркий» тепловизорлары эшләнгән, алар кешеләрне керү урыннарында үткәрү турында мөстәкыйль карар кабул итә алачак. Бу хакта «Швабе» холдингы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Яңалык тепловизорны, махсус программа белән тәэмин ителгән эш урынын һәм сурәтне калибрлау өчен кара сурәтне үз эченә ала», - диделәр матбугат хезмәтендә. Җиһазларны, мәсәлән, кешеләрнең эшкә керү юлында кулланырга мөмкин. Моннан тыш... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Мечевой бой состоялся в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Чесноков оценил шансы Александровой в борьбе за выход в финал турнира WTA в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об открытии завода по производству экологичной полимерной продукции





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о подготовке кадров в области архитектуры и реставрации


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Дима Билан

Дима Билан стал «Мистером Х» в проекте “Новая битва экстрасенсов” на ТНТ



Москва

Мэр столицы рассказал о поддержке москвичей с ограниченными возможностями

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net