Алабугада 100 балл җыйган укучыларга планшет бүләк иттеләр
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Район җитәкчесе кызларның имтиханда уңышларын билгеләп үтте һәм аларга планшет белән чәчәк тапшырды. Кызлар рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган. Иң югары нәтиҗәгә 4нче гимназия укучысы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хусейнова иреште. Чыгарылыш укучылары имтиханның җиңел сынау булмавын таныды. Читать дальше...