123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 27.08.2020

Чирмешәндә ике ятим балага йорт бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 27 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә ике ятим балага дәүләт ярдәме белән төзелгән торак йорт ачкычлары тапшырылды. Республика көне алдыннан бу вакыйганы аерым бер бәйрәм сыман билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Андый балалар безнең аерым кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Үз йортыгыз булу белән тәбрик итәм», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты. Читать дальше...

Актанышта велосипедчылар өчен махсус клуб ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 27 август, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» ). Шушы көннәрдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев инициативасы белән Актанышта велосипедчылар клубы төзеләчәк. 26 август көнне иҗтимагый оешманың тәүге утырышы булып, чарада велоклуб җитәкчесе сайланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге вазифаны эшмәкәр, спорт товарлары белән сәүдә итү ноктасы җитәкчесе, райондагы төрле хәйрия акцияләрендә балаларны сөендерүче Илназ Мәрдәнов башкарачак. «Аеруча яшьләр... Читать дальше...

Татарстанда ял көннәрендә һава торышы бозылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда яңадан һава торышы бозылачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 28 августта, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, җил булачак. Шимбә, 29 августта, республикада урыны белән яшенле яңгырлар явачак һәм көчле җил булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 13тән 18 градуска кадәр һәм көндез 22дән 27 градуска кадәр булачак. Якшәмбе, 30 августта, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак, урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны бераз түбәнәя... Читать дальше...



Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме? - "Шәһри Казан" газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан" , Дилбәр Гарифуллина). Аллаһы Тәгалә Коръән турында: «Бу бәрәкәтле китапны (Коръәнне) Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек», – ди. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез. Ә моның өчен Раббыбыз бик күп әҗер-саваплар вәгъдә итә. Коръән укуның башка фазыйләтләре турында без “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән сөйләштек. – Коръән ул – Раббыбыз Аллаһның сүзләре. Читать дальше...

Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Бүген, Мөхәррәм аеның сигезенче көнендә Татарстанның Менделеевск районында яңа мәчет ачылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Тантана тәмам булганнан соң мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров җәмәгать белән бергә күмәк рәвештә дога кылды. Мәчетне төзү эшенә авыл халкы 2017 елда кереште, мәчетнең мәйданы – 64 квадрат метр, ул үзенә берьюлы йөз кешене сыйдыра ала. Читать дальше...

Апас районында Песошин алдынгы аграрийларны бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Апас районына эш сәфәре барышында алдынгы аграрийларны бүләкләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Башта республика Премьер-министры муниципалитетның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карады, агрофирма җитәкчеләре, активистлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Әңгәмә барышында сүз бөртекле культураларны урып-җыю һәм районда ирешелгән уртача уңыш турында барды. Моннан тыш... Читать дальше...

Алексей Песошин Апас бистәсендә яңа янгын депосын ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры республиканың Апас районына эш сәфәре барышында район үзәге Апаста төзелгән яңа янгын депосын ачты һәм яңартылган мәдәният йортында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Янгын часте бинасын төзеп бетерү Апас гарнизонының янгын-коткару көчләренең әзерлеген, объектларның саклану дәрәҗәсен арттырачак һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Премьер искәрткәнчә... Читать дальше...

Татарстанда басуда эшләгәндә тракторга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районындагы басуда эш вакытында трактор янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Яңа Җөлби авылы янындагы кырда трактор януы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге сәгать дүрттә килгән. Авыл хуҗалыгы техникасы электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында янган. Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. Янгын турында хәбәр... Читать дальше...



Путин 2024 елга Мәскәү – Казан яңа автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле автотрассасын эшләтеп җибәрү планын раслады. Бу хакта дәүләт башлыгы Кырымдагы «ВАД» АҖ эшчеләре белән әңгәмәдә әйтте. «Безнең башка объектлар бик зур. Мәскәү-Түбән Новгород –Казан - 800 км - 2024 елга эшләнергә тиеш. Ә аннары Екатеринбургка барачакбыз - Урал белән Европа өлешен тулысынча тоташтырачакбыз. Яхшы транспорт коридоры булачак», - диде Путин. Элегрәк Магистраль инфраструктураны модернизацияләү... Читать дальше...

Мөдәррис Вәлиев иртәгә соңгы юлга озатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев соңгы юлга иртәгә озатылачак. Бу хакта язучының хатыны Даимә Вәлиева әйтте. “Татарстан Язучылар берлеге белән дә киңәшләштек. Мөдәррисне иртәгә өебез яныннан озатабыз. Казанда җирлибез, аның әнисе дә, абыйсы Шамил Маннапов та Казанда күмелгән. Шулар янындарак булыр инде”, - диде Даимә Вәлиева. Мөдәррис Вәлиев Казанның Ямашев урамындагы 51нче йорт яныннан озатылачак. Вакыты сәгать... Читать дальше...

Татарстанда 30 градуслы эсселек саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 августта, Татарстанда кызу һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич, шулай ук урыны белән, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Моннан тыш, боз явып китүе ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында көньяк - көнчыгыштан, көньяктан талгын җил була, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәчәк - бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде . Читать дальше...

Магнитогорск мөселманнары «Урал Батыр» эпосы дини-тарихи урыннарына сәяхәт оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Магнитогорск мөселманнарының «Хәтер» дини оешмасы «Урал Батыр» эпосы дини-тарихи урыннарына чираттагы сәяхәтләрен оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Урал Батыр» - Башкортстанның төп этнология һәйкәлләренең берсе. Сәяхәт 2020 елның 29 августында җирле вакыт белән 9: 00 сәгатьтә планлаштырыла. Очрашу урыны «Гостиный двор» сәүдә үзәге белән янәшә, дип хәбәр итә оештыручылар..

Мөхәммәтшин 2030 елга кадәрге Стратегияне гамәлгә ашыру турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетлар дәрәҗәсендә стратегик планлаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты. Фикер алышу Идел буе федераль округы субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында узды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  Төп дискуссия муниципалитетлар дәрәҗәсендә стратегик планлаштыруны норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча барды. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә... Читать дальше...

Быел Татарстанда 1 сентябрь көнне сигез мәктәп ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 1 сентябрь — Белем көнендә сигез мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта онлайн-эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Ул республикада барлыгы унике мәктәп төзелүен әйтте, дүртесе соңрак ачылачак. Министр барлык мәктәпләрнең дә югары әзерлек дәрәҗәсендә булганын билгеләп узды. «Яңа мәктәпләрне бөтен эшен бетереп кулланышка тапшырабыз, лабораторияләре, гаджетлары да булачак», — диде Рафис Борһанов. Читать дальше...

Татарстан мөфтие Гашүрә көнне ураза тотарга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Гашүрә көне якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза. Иртәгә, кояш офык артына күмелгәннән соң (28 августта), ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аендагы иң мөбарәк көннәрнең берсе керә. Мөселманнарга әлеге айның унынчы көне Гашүрә көне буларак билгеле.  "Раббыбыз бу көнне ни өчен шулай олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Читать дальше...

Алексей Песошин Чүпрәле районында «Чүпрәле» паркын ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ» ). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле муниципаль районында булды, анда ул комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән урып-җыю кампаниясе барышы турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының Иске Чокалы авылы янындагы күпьеллык үләннәр кырында Песошин Чүпрәле районы белгечләрен һәм алдынгыларын хөрмәтләү чарасында катнашты. Алексей Песошин... Читать дальше...

Алабугада төзекләндерүдән соң “Нур” мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Бүген өйләдән соң Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Алабуга шәһәренең “Нур” мәчете ачылышы тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен китерде: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки мәчет төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә Җәннәттә бер йорт бүләк итәр”. “Нур” мәчете Алабуга шәһәрендә иң борынгы мәчетләрдән санала. Читать дальше...

КФУ Татарстанның күптелле комплекслары өчен укытучылар әзерли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетында Татарстанның күптелле белем бирү комплекслары челтәре өчен укытучылар әзерләү башланачак. Бу хакта КФУ медиапорталында хәбәр ителә. «Күптелле белем бирү учреждениеләре челтәре өчен кадрлар әзерләү бу уку елында Татарстан хөкүмәте заказы нигезендә һәм «Адымнар: белемгә һәм татулыкка юл» проектын гамәлгә ашыру кысаларында башланачак», - дип сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в Клинской детской школе искусств им. П. Чайковского





Персональные новости
РФ

Глава СК РФ Бастрыкин взял дело нейрохирурга под свой контроль





Татарстан мәгариф министры: Бәйрәм линейкалары 1 сентябрьдә ачык һавада үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде. «Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштырабыз, - диде мәгариф һәм фән министры. - Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен». Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла... Читать дальше...

Татарстанда 2021 елда полилингваль мәктәпләр өчен татар теле дәреслеген чыгарачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварына күптелле белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча дәреслек чыгарырга планлаштыралар. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр ителә. «Күптелле белем бирү комплекслары 1нче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча дәреслек чыгару планлаштырыла, ә киләсе ел дәвамында калган дәреслекләр эшләнә», - дип сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Институт... Читать дальше...

Рафис Борһанов кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, уку елы башлангач, кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты. Бу хакта ул онлайн-эфир барышында ачыклык кертте. «Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак, ләкин мәҗбүри таләпләргә килгәндә, класста күмәк дәрестә укучылар, укытучыларга да битлек кирәкми. Укытучы бала белән шәхси дәрес вакытында битлек кияргә тиеш»... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов штабында Татарстан социаль өлкәсе турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Президенты кандидатына ярдәм итү буенча иҗтимагый штабта республика халкына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча эксперт очрашуы узды. Белгечләр кешеләрнең гарантияле минималь керемен яклау механизмнары турында фикер алышты. «Бүген без Россиянең динамик үсештәге төбәгендә яшибез. Соңгы еллар дәвамында Татарстан төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. Республика гражданнарның... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о смене гражданства: «Я никому ничего не доказываю. В меня поверил Казахстан, чему я очень рада»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о догазификации СНТ  


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Актриса Лужина рассказала правду о романе с Высоцким



Москва

В Москве водитель Volkswagen шесть раз въехал в автомобиль с семьёй и угрожал убить женщину и её детей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net