123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 06.08.2020

Чирмешән аграр техникумында Тольятти яшьләре дә белем алачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 6 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Дүрт төркемгә 80 студент алырга планлаштырабыз. Абитуриентлардан илледән артык гариза керде. Быел мөмкинлеге чикле яшьләрне дә һөнәргә өйрәтергә уйлыйбыз», — диде техникум директоры Владимир Островский. «Кызларны ... Читать дальше...

Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Түбән Кама халкыннан мохтаҗларга өләшү өчен, үзәк мәчеткә бер ярым тоннага якын корбан ите китерелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар. Исемлекне инвалидлар җәмгыяте һәм җирле үзидарә рәисләре төзегән. Гомумән алганда, ирекле ярдәмчеләр алты йөзгә якын гаиләгә Корбан гаете күчтәнәче китергән. Мәчеттән хәбәр итүләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре яши торган йортлары буенча җаваплы... Читать дальше...

Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә. Авария бүген иртән Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. «Ике хатын-кыз зыян күрде. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киттеләр», — диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.



Казанлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Казанда 8 августта торак комплексларның берсендә Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме оештырыла. Чараны комплекста яшәүчеләр үзләре оештыра. Бу хакта «Спорт» социаль-спорт хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйрәм Казанда рәсми чаралар тәмамланнан соң көннең икенче яртысында узачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Ул «Весна» торак комплексында берьюлы берничә урында узачак. Чарада катнашучылар йога, стретчинг, көнчыгыш бию, гимнастика һәм балалар футболында ярыша алачаклар. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына яңа таләпләр әзерләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына карата яңа таләпләр проектын әзерләде. Документны норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырып чыгардылар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Шулай итеп, аптечкага стерильле салфеткалар һәм зур күләмле стериль булмаган бинтларны өстәргә тәкъдим ителә. Алар кечкенә һәм стерильле бинтларны, стерильле бәйләвеч пакетны һәм бактерицидлы лейкопластырьны алмаштырырга тиеш. Шулай ук ведомствода рулонлы лейкопластырь... Читать дальше...

Чаллыда ачык һавада музей барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Чаллыда «Герат кыр почтасы» төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы активистлары ачык һавада музей оештырырга тели. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. «Музейга килүчеләрнең ачык һавада Бөек Ватан сугышы энергетикасын тою мөмкинлеге булачак. Безнең шәһәрдә музейны төзү эшенең төрле этапларында бушлай ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күп» , - дип сөйләде иҗтимагый оешма җитәкчесе Наил Каюмов. Проектны эшләүчеләр Россиянең сугыш елларына багышланган истәлекле урыннарын... Читать дальше...

Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Без 1 сентябрьдән 1-11нче сыйныфка кадәр укучыларыбызның мәктәпкә баруына әзерләнәбез. Без моңа өметләнәбез. Без беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен түләүсез туклануны тәэмин итәргә әзерләнәбез. Министрлык һәм бөтен... Читать дальше...

Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 18 августта, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Химки зиратында разведчик Исхак Әхмәровка (1901-1976) һәм аның хатыны Елена-Хелен Лоурига (1910-1981) һәйкәл ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтен хәбәр итә. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин... Читать дальше...



Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган егет БДИны 400 баллга диярлек тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Бездә ике йөз баллы укучылар Чаллыда, Кукмара районында - Ядегәр авылында бар. Бу көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә дигән сүз. Чөнки программа барысы өчен дә бертөрле»... Читать дальше...

Россия туристларына Черногориягә керү рөхсәт ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия туристларына нинди дә булса чикләүләр һәм шартлар булмаган хәлдә Черногориягә керүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Иртәгәдән, 7 августтан, Черногориягә өстәмә шартларсыз керә ала торган илләр исемлеге бастырылды», - диелә Черногория Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә. Исемлеккә Азәрбайҗан, Беларусь, Зимбабве, Канада, Россия, Украина кертелгән. Элегрәк ил хөкүмәте каршындагы Милли координация советы Россияне эпидемиологик имин илләрнең «Яшел исемлегенә» керткән иде.

Казанда Чуйков урамында боз яуганын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Казанда Чуйков урамында боз яуганын видеога төшергән. «Татар-информ»га видеоязманы ролик авторлары җибәргән. Видео бүген кичке алтылар тирәсендә Чуйков һәм Мусин урамнары киселешендә ясалган. Кадрларда асфальтка көнбагыш орлыгы зурлыгында бозлар чәчелүе күренә. Шаһитлар сүзләренә караганда, шәһәрдә «мондый аномаль зона» Чуйков урамында гына түгел. Шәһәр үзәгендә шулай ук көчле яңгыр башланды.

«Зәкят» фонды Бәйрутта шартлаудан зыян күрүчеләр файдасына акча җыя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 4 августта Ливан башкаласы Бәйрутта зур шартлау вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Зәкят» фонды сайтында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә чакыралар. «Бәла ялгыз йөрми. Ливан башкаласында портта көчле шартлау вакытында өч меңнән артык кеше зыян күрде. Һәлак булучылар да бар. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Читать дальше...

Мәктәпләрдә тикшерү эшләре үткәрү сроклары билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак. Бу хакта ведомство сайтында бастырылган Рособрнадзор хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. График буенча 5-8 сыйныфларда тикшерү эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә.

Яшел Үзәндә Иделдә төнлә баткан балыкчы мәетен алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзәндә Иделдән төнлә көймәдән егылып төшкән һәм баткан балыкчының гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзәннең суда коткару оешмасыннан (ОСВОД) хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге унынчы яртыларда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шаһитлар шалтыраткан. Алар Ременников култыгы районында Иделдә ир-ат мәете йөзгәнен әйткән. Урынга Яшел Үзән ГИМС бүлеге, ОСВОД һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Ир-ат гәүдәсен ярга чыгарганнар. «Ул Волжскида яшәүче 68 яшьлек ир-ат булып чыга... Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлар явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Җомга көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле явым — төшем көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана, көндез һәм кичен җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә  +14 тән +19 градуска, көндез +25 тән +30 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр булачак. Читать дальше...

Илсур Метшин блогерларга Кабан күле яр буеның төзелеп килә торган өлешен күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кабан күле яр буеның икенче чираты 30 августта Шәһәр көненә һәм ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин яр буе һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча блогерлар белән очрашуда сөйләде. «Безнең өчен [блогерлар белән очрашу] бу яңа формат. Сезнең аудиториягез зур, ә безнең үзгәрешләр, төзелеш һәм планнар турында сөйләү өчен яхшы форсатыбыз бар», — диде Илсур Метшин. Мэр белән очрашуга блогерлар, велоактивистлар, матбугат вәкилләре килде. Читать дальше...

Җиңел машина һәм почта фургонының бәрелешүе видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янында җиңел машина һәм почта йөк машинасының бәрелешү мизгеле видеога эләккән, ул Казанның социаль челтәрдәге пабликаларында пәйда булды. Авария кичә иртән республиканың Лаеш районындагы Сокуры авылы янында Мишә аша салынган күпердә булган. Кадрларда почта йөк машинасының үз полосасы буенча хәрәкәт итүе күренә, ә борылыштан аңа каршы тормозга да басмыйча диярлек чит ил машинасы килә. Бу авариянең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Прокофьев

Мариинский театр 23 апреля отметит рождения композитора Прокофьева





Персональные новости
#123ru.net

Судебные приставы Республики Алтай сохранили пенсионерке прожиточный минимум





«Бәллүр каләм» конкурсына эшләрне 10 октябрьгә кадәр кабул итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)»  эшләр кабул итү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта конкурсны оештыручылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге хәбәр итә. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив караш аша»... Читать дальше...

Казан ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырырга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда күпфатирлы йортлар ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырылачак. Бу хакта блоггерлар белән яр буен һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Без - Россиядә беренче һәм һәр йортта һәм ишегалдында бер подъездга биш урын исәбеннән велопарковканы мәҗбүри шарт итеп куйган әлегә бердәнбер шәһәр», - диде шәһәр башлыгы. Моннан тыш, велопарковкалардагы урыннарны исәпләү күп фатирлы йортларның катларына бәйле булачак. Читать дальше...

БДИ вакытында өч укучыны сәламәтлеге буенча имтихан пунктына кертмәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда БДИ уздыру көннәрендә өч чыгарылыш сыйныф укучысын һәм 60 хезмәткәрне сәламәтлеге буенча имтихан үткәрү пунктларына кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле имтиханнар моңарчы күрмәгән шартларда узды. Имтихан тапшыру пунктларына һәркем медицина хезмәткәрләре тикшерүе аша гына үтте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Игра в футбол на каблуках: как блогеры резко стали футболистками и решили завоевать новые горизонты


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович в пятый раз получил спортивный «Оскар» как атлет года


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сенсорный сад с экотропами появится в Бутырском районе Москвы





Путин в России и мире
Москва

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

В РПЦ отказались называть причины запрета в служении иерея Сафронова, отпевавшего Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Москва

Песков: РФ работает с Турцией по вопросу недопуска туристов на рейсы в Мексику

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net