Әлки районында ел башыннан алып 68 бала туган
(Әлки, 3 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районы ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 8 бала теркәлгән. Ә ел башыннан 68 бәбине исәпкә алганнар. Бу урыда район басмасы хәбәр итә. Узган айда биш малай һәм өч кыз бала тугган. Ике нарасый гаиләдә өченче булып туган. Дүрт бала — икенче, ике бала беренче булып дөньяга килгәннәр. Бу узган елның шул чорындагыдан сигез балага күбрәк. Узган айда 7 пар гаилә корган. Ел башыннан бирле исә 30 туй булган. Кызганыч, июльдә өч гаилә таркалган, ә ел башыннан 16 пар араларын өзгән. Читать дальше...