Әлки районы үз туган көнендә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
(Әлки, 10 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре», Лия Мардегаллямова). Әлки районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Нәкъ шушы көнне 90 ел элек ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Әлки районы төзелү хакында карар кабул итә. ТАССРның 100 еллыгы әләменең 10 августта районга килүе аның юбилеена үзенчәлекле бүләк булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Флаг эстафетасын кабул итү чарасы Базарлы Матак Үзәк паркында ачык һавада үтте. Тантана Ленар Гыймаев башкаруында «Туган ягым минем Татарстан» җыры белән башланып китте. Читать дальше...