123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 25.08.2020

Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе яңа социаль ипотека программасы буенча фатирлы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән яшь гаиләләр өчен яңа социаль ипотека программасы буенча Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе фатир алды. Нуриевлар 111 кв. метр мәйданлы яңа фатирга беренчел кертемне 185 мең сум күчергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайты нда хәбәр итә. Татарстан Президенты программа турында бер ай элек игълан итте. Ул үз торакларына ихтыяҗны Татарстанда яшь гаиләләрнең төп проблемаларыннан берсе дип атады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә... Читать дальше...

Актанышта бер җәмгыять республика күләмендә беренче булып урып-җыюны төгәлләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 25 август көнне, 11 сәгать 45 минутта Актаныш районының Нур Баян исемендәге җәмгыяте республика күләмендә беренчеләрдән булып, 2020 елның урып-җыю кампаниясен төгәлләүгә иреште. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хуҗалыкның 2010 гектардан алынган тулаем уңыш 88 646 центнер тәшкил итә. Бер гектардан уртача 44,1 центнер уңыш алынган. 2020 елның тәүге урак батырларын беренчеләрдән булып Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Читать дальше...

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы киләсе атнада тикшереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Министрлар кабинетының 2020-2023 елга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын хакында киләсе атнада зур утырыш булачак. Анда программа белән бәйле барлык мәсьәлә хакында сөйләшенәчәк. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде. «Әлеге программа 2020 елдан башлана. Инде быелдан ук финанслау билгеләнгән... Читать дальше...



Миңнеханов һәм Россиядә Haier башлыгы Чаллыдагы индустриаль парк турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте. «Очрашу барышында яклар Чаллыда Haier индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре, шул исәптән хезмәткәрләр өчен социаль өлкә объектларын төзү, шулай ук цифрлы җитештерү технологияләрен үстерү турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә. 2019... Читать дальше...

Мөфти катнашында Түбән Кама мөхтәсибәтендә ике яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мөхтәсибәтендә Ширәмәт һәм Үчкә авылларында берьюлы ике яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һ.б. катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет ачылышы тантанасында катнашучыларны һиҗри исәп буенча яңа ел башлану белән тәбрикләде.

Татарстан Президенты постына кандидат Олег Коробченко теледебатларда чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). ТР Президентына Кандидат Олег Коробченко телеканаллардагы дебатларда катнашты һәм сайлаучылар белән очрашу үткәрде. Бу хакта «Татар-информ»га партиянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Олег Коробченко үз чыгышында «Үсеш партиясе» чимал булмаган икътисадны үстерү өчен чыгыш ясавын билгеләп үтте. 2019 елда Россия икътисадының чимал булмаган секторының тотрыклы үсешенең «Юл картасын» Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Документ Столыпин исемендәге икътисад үсеше институты... Читать дальше...

Марат Бариев шәхси сораулар буенча гражданнарны онлайн-кабул итү уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев гражданнарны онлайн-кабул итү үткәрәчәк. Республика халкы белән дистанцион очрашу «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында узачак. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә. Парламентарийга сорауларны Skype (priemnayaer116) һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) мессенджерлары... Читать дальше...

Татарстанга эссе һава торышы кайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, кайбер урыннарда томан төшәчәк. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр җылы була. Көндезге сәгатьләрдә һава +23, +28 градуска кадәр җылыначак.



Кондратьев сайлау участогында тавыш бирүнең ничек оештырылачагын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар өчен «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында урнашкан сайлау участогы буенча экскурсия үткәрде. Ул сайлаулар ничек оештырылачагы турында сөйләде. Кондратьев сүзләренә караганда, сайлау участоклары биналарында аерым керү һәм чыгу урыннары бар. Куркынычсызлыкны саклау өчен металл арка детекторлары урнаштырылган. «Алар булмаган җирдә кулдан металл детекторлар кулланылачак. Сайлау участокларының эшләве өчен бу мәҗбүри шарт. Читать дальше...

Панкратов: Татарстан хаталарны танудан курыкмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан һәрвакыт Россия субъектлары арасында алдынгы позицияләрдә тора, чөнки республикада үз хаталарын танудан курыкмыйлар. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов бизнес өлкәсенә коррупциягә каршы стандартларны кертү мәсьәләләре буенча семинар барышында әйтте. Семинар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. «Татарстан һәрвакыт РФ субъектлары арасында беренче позицияләрдә тора... Читать дальше...

Татарстан Президентын сайлау бюллетеньнәре комиссияләргә 28 августта тапшырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). ТР Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә 2020 елның 28 августында «Идел-Пресс» нәшрият комплексында тапшырылачак. Карар бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Без шушы көннәрдә «Идел-Пресс» нәшрият комплексы эшен тикшердек, бюллетеньнәр бастыруны карадык. Бүгенге көндә ТР Президентын сайлау буенча бюллетеньнәр әзер дип әйтә алам. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән аларны территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра башлаячакбыз»... Читать дальше...

Татарстанда 1 сентябрьгә кадәр саф һавада тавыш бирү өчен участоклар билгеләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Мобиль сайлау участоклары өчен мәйданчыклар Татарстанда 2020 елның 1 сентябренә кадәр билгеләнәчәк һәм килештереләчәк. Карар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Карар проекты белән без территориаль сайлау комиссияләренә 1 сентябрьгә кадәр 11-12 сентябрь көннәрендә мондый формаларда тавыш бирүне үткәрү зарурлыгын исәпкә алырга, шулай ук йорт яны территорияләрендә һәм ерак торак пунктларда тавыш бирү датасын һәм вакытын билгеләргә кушабыз», ... Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау участокларында иң нәтиҗәле күзәтү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар вакытында сайлау участокларында күзәтүчеләр эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында урнашкан сайлау участогында пресс-тур вакытында белдерде. «Минем абсолют фикерем - искиткеч күзәтүчеләр бар. Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә 15 мең күзәтүче эшләде. Хәзер аларның саны артачак. Безнең партияләрдән, кандидатлардан күрсәтелгән күзәтүчеләребез бар. Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе электрон урналар санын арттырырга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе тавышларны санау буенча техник чаралар санын арттырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында урнашкан сайлау участогы буенча пресс-тур вакытында хәбәр итте. «Агымдагы ел ахырында технологик җиһазларны алыштыру планлаштырыла. Хәзер Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан җиһазларның яңартылуын көтәргә кирәк. Һәм без өстәмә җиһазларга заявка рәсмиләштерәчәкбез. Читать дальше...

Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын уздырды. Очрашуда аңа киләчәктә республика территориясендә тормышка ашырылырга мөмкин булган берничә инновацион проект тәкъдим иттеләр. Эшлекле утырыш Перспективалы тикшеренүләр фонды вәкиле Александр Панфилов докладыннан башланды. Ул киңәшмәдә катнашучыларга реактор порошогын каты фазалы алу технологиясе һәм молекуляр полиэтиленнан ныклы җепләр эшләү турында сөйләде. Читать дальше...

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасын финанслау ике тапкырга артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова ТР Министрлар кабинетының 2020-2023 елга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау ике тапкырга артканын әйтте. Бу хакта ул Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде. «Әгәр 2014 елдан 2020 елга кадәрге программада финанслау 246 миллион сум булса, 2020 елдан 2023 елга кадәр... Читать дальше...

Энциклопедия институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыккан китапларны тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(25 август, Казан, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты чыгарган китапларга багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин... Читать дальше...


Музыкальные новости
Shaman

Shaman направит деньги от концерта в Ессентуках пострадавшим в "Крокусе"





Персональные новости
Актёр

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве





Миңнехановка «Татнефть» бюджеты үтәлешенең җиде айлык нәтиҗәсе турында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Утырышта 2020 елның җиде аенда компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябренә бюджет расланды», — диелә хәбәрдә. Компания эшчәнлеге беренче яртыеллыкта ОПЕК+ килешүе кысаларында нефть чыгаруны чикләү, коронавирус пандемиясе аркасында нефть һәм нефть продуктларына... Читать дальше...

Эдуард Хәйруллин Тартария белән Татария атамалары арасындагы аерма турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин «Новая Тартария» YouTube-каналында борынгы географик атама — Тартария белән Татария исеме арасындагы аерма турында сөйләде. Урта гасырлардан башлап XIX гасырга кадәр Европа картографлары Каспий диңгезе һәм Тын океан арасындагы территорияне Тартария дип атыйлар. Эдуард Хәйруллин үз видеосында дөньяның иң зур илен кем ясаганын һәм «Тартария» сүзендә артык «р» хәрефе каян пәйда булуын сөйли. Читать дальше...

Айдар Сәлимгәрәев китап сәүдәсе турында җитди уйланырга кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев китап сәүдәсе турында җитди уйларга кирәклеген әйтә. Бу хактагы фикерләрен ул Татарстан Журналистлар берлеге оештырган татар телле матбугатка багышланган түгәрәк өстәл утырышында җиткерде. «Хөкүмәт бөтен нәрсәгә акча табып бетерә алмый. Сәүдә булырга тиеш һәм аннан акча килергә тиеш. Әмма аның өчен бик зур осталык кирәк. Китап кибетләре булырга тиеш», — диде Айдар Сәлимгәрәев. Читать дальше...

Мәгълүмат чаралары өчен «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуга 50 ел тулу уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» дигән темага беренче республика конкурсы игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова хәбәр итте. «ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуның 50 еллыгы уңаеннан... Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Республикада көндезен һәм кичен урыны белән кыска вакытлы җил, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көчәйгәндә секундына 15–18 метрга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәк буенча кайбер урыннарда томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар. Элегрәк «Татар-информ» атна ахырына Татарстанда +29 градуска кадәр җылытачак , дип хәбәр иткән иде.

«Авыл табибы» программасы буенча быел Татарстанда йөздән артык табиб эшкә урнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча Татарстан авыл җирлекләренә 107 медицина хезмәткәре эшкә кайтыр дип көтелә. Бу ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте. «2012 елдан 2019 елга кадәр бу программалар буенча Татарстанга читтән 629 табиб һәм 136 фельдшер җәлеп ителде. Быел 95 табиб һәм 12 фельдшер киләчәк», — диде министр. Ул 2012 елдан яшь белгечләргә айлык... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Победителями Всероссийской олимпиады по физике стали школьники Московского региона


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Рыбакина, наряду со Свёнтек, имеет 70% побед на WTA-1000 против соперниц из топ-10


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

КОМПАНИЯ LG НАЗВАНА ПАРТНЕРОМ ГОДА ENERGY STAR 2024





Путин в России и мире
Москва

Путин спросил Беглова о причинах снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Розенбаум исполнил «Вечернюю застольную» в память о жертвах теракта в «Крокусе»



Москва

Юрист Феттер: в регионах есть специализированные ОСП по взысканию алиментов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net