123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 29.08.2020

Алексей Песошин Апас районында капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йортында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йортында булды. Ул республика бюджеты хисабына төзекләндерелгән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәт е хәбәр итә. 1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасы яңартылган һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар нигезне ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган. Әйләнә-тирә территорияне төзекләндергәннәр. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы проекты турында: Бу - республика өчен зур вакыйга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылуны республика өчен зур вакыйга дип атады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге зур инфраструктура проектын гамәлгә ашыру ... Читать дальше...

Түбән Камада яшәүче өч кешегә «Мактаулы гражданин» исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Түбән Камада ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы сессиядә берьюлы өч түбәнкамалыга «Мактаулы гражданин» исеме бирелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Рафаил Хәбибуллин — Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры. Рафаил Исмәгыйль улы өч чакырылыш авыл җирлекләреннән депутат итеп сайланган, ә аның төп эшчәнлеге, транспорт предприятиесе башлыгы буларак, республикадан читтә дә үрнәк булып санала. Читать дальше...



Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарфоны күргәзмәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, 12.00 сәгатьтә, Казандагы Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе ачыла. Биредә профессиональ фотографлар һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган эшләре куела. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Күргәзмәдә республиканың матурлыгын һәм гүзәл күренешләрен сурәтләгән йөздән артык эш була. Керү бушлай. Фотомарафонда 2 меңнән артык кеше катнаша. Аларның фотолары социаль челтәрләрдә #Прекрасный Татарстан, # Мой Татарстан хэштеглары белән чыга.

Гаебеңне танымау — гөнаһмы? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Рәшит Минһаҗ). Хаксыз икәнеңне беләсең, таныйсың килми. Кем алдындадыр гаепле икәнеңне сизеп йөрисең, тик гафу үтенүне сузасың, акланырга сәбәп эзлисең. Нидер һаман чабудан тарта, ашыкма, ди. Гаепле булу белән гөнаһлы булу арасына тигезлек билгесе куеп буламы? Гафу үтенүгә караганда тәүбә итү ансатрак кебек. Чынлап та шулаймы? «Казан нуры» мәчете имам—хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шушы нәзберек вазгыять хакында сөйләштек. Бисмилләһир-рахманир-рахим! Читать дальше...

Винера Ганиева, Лэйна һәм башка артистлар Татарстан халкын котлап клипта төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россиянең атказанган артисты Винера Ганиева, «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев һәм җырчы Лэйна «Татарстан Алга» җырына клипта бергәләп төшкән. Шулай итеп алар Татарстан халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлый. Әлеге роликны төшергәндә артистлар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, «Ак Барс» хоккей клубы символлары, блогерлар Кызык-Мызык (Илназ Габидуллин), Искәндәр Гайсин, «Ямьле» вокал төркеме һәм башкалар катнашкан. Читать дальше...

Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллан Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Милләт җыены делегатларының барысына да „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмалары бүләк итеп таратылды. Китаплар махсус тираж белән мөфтиятнең „Хозур“ нәшриятында бастырылды. Китаплар аша Камил хәзрәт милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга... Читать дальше...



Песошин Туризм буенча федераль агентлык башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында үтте. Биредә төбәк дәрәҗәсендә туризм индустриясен үстерү, ил эчендә туристлар агымны көчәйтү өчен берничә туризм проектын турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашудан соң «Бөек Идел юлы» туристик проекты буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы булды. Читать дальше...

Профсоюзлар рәисе ТАССР Югары Советының иң өлкән депутатын туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Руза Галимова янында булды. Ветеранны 95 яшь тулган көне белән котлап, ул аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырды. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Озак еллар намуслы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Сезнең тормышыгыз хәзерге яшьләр өчен үрнәк булып торырлык. Читать дальше...

Иртәгә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестиваль ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 30 августта Россиянең Төньяк башкаласында «Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» кысаларында фестиваль башлана. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итте. 30 августта 12.00 сәгатьтә фестивальнең рәсми ачылу тантанасы Санкт-Петербург традициясе буенча «Төшке ату» белән башлана. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан... Читать дальше...

Владимир Путин уку елы башланасы көнне игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Владимир Путин «Россия 1» каналына интервьюда «1 сентябрьдә мәктәп балалары һәм студентлар үз мәктәпләренә һәм уку йортларына барачакмы», дигән сорауга җавап бирде. «Әйе, әлбәттә. Региональ дәрәҗәдә дә, хакимияттә дә карар кабул ителде. Читать дальше...

Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле буен дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле ярын «дөнья дәрәҗәсендәге шедевр» дип атады. Ул бу фикерен журналистларга Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрален ачу тантанасында әйтте. «Без Кабан күле тирәсендәге яр буен карадык. Ул — дөнья дәрәҗәсендәге шедевр. Монда прогрессив архитектура, төзелеш һәм техник карарлар кабул ителгән. Яшелләндерү һәм ландшафт бик матур эшләнгән. Бу — дөнья дәрәҗәсендәге казаныш... Читать дальше...

Россия транспорт министры: Татарстан - тиңләшәсе килә торган төбәкләрнең берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Транспорт министры Евгений Дитрих Татарстан — тиңләшәсе килә торган төбәкләрнең берсе дип саный. Ул бу фикерен Зур Казан боҗрасының беренче этабын ачу тантанасында әйтте. ТАССРның 100 еллыгы магистрален ачу тантанасында Дитрих Татарстан халкының «эшли белүен һәм яратып эшләвен» искәртте. «Биредә бик тиз һәм югары сыйфатлы итеп эшлиләр. Бу объект төзүчеләрнең зур эше генә түгел, ул шулай ук территориянең комплекслы төзелеше дә. Мондый... Читать дальше...

Хөснуллин Зур Казан боҗрасы турында: Хәзер Россиядә иң озын трамвай юлы - Казанда

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылды. Тантанада Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин хәзер Казанда «илнең иң озын трамвай юлы» булуын искәртте.  «Без Зур Казан боҗрасының иң катлаулы бүлеген ачтык, һәм мин аның никадәр кирәк булуын беләм. Нинди киң юл, анда дүрт полоса һәм ике трамвай юлы бар. Илдәге иң озын трамвай линиясе кыска вакыт эчендә төзелде, сүз уңаеннан, зур булмаган акчаларга. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары боз яву турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, һава торышы дымлы һәм җылы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Бүген кич республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы, аерым районнарда көчле яңгырлар булачак. Яшен булуы һәм боз явуы ихтимал. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 24 метрга җитәргә мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә һәм якшәмбе көндез бераз яңгыр көтелә, алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исәчәк. Читать дальше...

Ульяновскида милли кинематография фестивале «Кире» фильмы белән ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россиядә кино көне кысаларында Ульяновскида милли кинематография фестивале ачылды. Программада рус, татар, чуваш, мордва, азәрбайҗан, әрмән һәм башка телдәге дистәләгән нәфис фильм бар. Фестиваль Казан режиссеры Илсөяр Дамаскинның «Кире» исемле картинасы белән ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Мондый фестиваль Ульяновскида беренче тапкыр уздырыла. «Күренеп тора, сез туган тел өчен борчыласыз, кайгырасыз. Минем уйлавымча, сезнең яшегезгә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Диана Арбенина

Певица Диана Арбенина опубликовала редкое фото матери





Персональные новости
Бизнес

Бизнес в огне. Почему так часто горят склады





Мәрсин мэрының Татарстан делегациясен кабул итүе Төркия матбугатында яктыртылды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 29 август, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Мәрсин шәһәре мэры Ваһап Сәчәрнең Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен кабул итүе Төркия массакүләм мәгълүмат чараларында зур яңгыраш алды. Мәрсин мэры белән очрашуда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, урынбасары Альберт Латышев, вәкиллекнең баш киңәшчесе Хакан Җошкун һәм Казан май-экстракция заводының (МЭЗ) тышкы сәүдәдән җаваплы җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов катнашкан. Читать дальше...

Татарстан мөфтие джиу-джитсу Kazan-Open турнирының көмеш призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу Kazan-Open республика турнирының көмеш призеры булды. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар һәм ветераннар арасында узды. Kazan-Open Татарстан Республикасының джиу-джитсу федерациясе тарафыннан оештырылды. Джиу-джитсу буенча Россия чемпионы, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Дауд Адаев ярышларда хөрмәтле кунак булды.

Татарстан мөфтие татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе составына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия составына керде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия агымдагы елның июлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән оештырылды», — диелә хәбәрдә. ТР мөфтие карары белән татар... Читать дальше...

Татарстан прокуратурасы: Әни кеше улын планшетын подъездда яшергән өчен кыйнаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әни кеше улын планшетын подъездда яшергән өчен кыйнаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Казанның күпкатлы йорт подъездында кечкенә улын кыйнаган хатын-кыз шәхесе ачыкланган. Ул дүрт яшьлек бала белән Казанга үзенең танышына кунакка килгән. Әни кеше балага гаджетта озак уйнарга рөхсәт итмәгән. Шунлыктан малай планшетын ала һәм күрше подъездда яшерә. Моның өчен әнисе аны җәзаларга булган. «Хәзерге вакытта... Читать дальше...

ТАССР 100 еллыгы әләмендә башка илләрнең герблары да урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгы әләменә Татарстанның барлык районнары, Россия Федерациясе субъектлары һәм кайбер башка илләрнең герблары куелган билгеләр беркетелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында әйтте. «Бүген Татарстанда әләм эстафетасы тәмамланды диярлек. 29 август көнне Казан Ратушасында без башкалабызның 45нче шевронны (билгесен) тантаналы рәвештә беркетәбез. Читать дальше...

Татарстан халкын Чехия, Венгрия һәм Палестина вәкилләре бәйрәм белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Чехия, Венгрия һәм Палестина чит ил дәүләтләре вәкилләре татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Чехия вице-премьеры, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы башлыгы Карел Гавличек котлау телеграммасында аның илен һәм Россия төбәген күптәнге мөнәсәбәтләр һәм ныклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге бәйләгәнен искәртте. «Быел май аенда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Моргенштерн

На Моргенштерна завели три новых дела



Москва

Москва проведет серию вебинаров о комплексном развитии территорий в 2024 году

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net