Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче гаилә ай саен 40 мең сумлык сөт сата
(Саба, 7 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче Ахуновлар ай саен 40 мең сумлык сөт сата. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кече Кибәче авылында яшәүче Фәнил Рәшит улын күпләр «Ахун» буларак белә. 2000-2006 елларда хуҗалык рәисе булып та эшләгән. Ә хәзерге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы бәйсез, мөскәкыйль кеше. Ахуновлар тормышларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы табыш белән алып баралар. Алар Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә иң күп мөгезле эре терлек тотучы булып санала икән. Читать дальше...