123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 13.08.2020

Тәтеш урман хуҗалыгында диләнкеләрне билгеләү эше алып барыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2021 елга урманнарны чистарту өчен кисү, шулай ук 2022 елга сайлап һәм тоташтан кисү өчен диләнкеләрне билгеләү буенча эш алып бара. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына дәүләт биреме кысаларында 464,6 гектар мәйданда урманнарны карау максатында агачлар кисү өчен диләнкеләрне билгеләп чыгарга кирәк, 394 гектардагы агачларны сайлап кисәчәкләр, 125 гектарда тоташтан кисү планлаштырылган. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай объектларында булды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 13 август, «Татар-информ», « Маяк »). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәренә килде. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин каршы алды. Башкала кунагы азнакайлылар белән очрашуны Актүбә ат спорты мәктәбеннән башлады. Бу турыда район басмасы хәбрә итә. 2018 елда дөньяви стандартлар буенча нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән, 110 миллион сумга төшкән бу комплекс та Фәрит Мөхәммәтшинда зур кызыксыну тудырды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балаларның иппотерапея дәвалануы үтүен аеруча хуплады. Читать дальше...



Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 августта, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көчле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә ул 15, 20 градуска кадәр җылыначак.

«Яшьләр вакыты»: Саба яшьләрен нәрсә борчый? - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел. Сүзебез Саба районының алдынгы карашлы яшьләре турында. Шушы көннәрдә генә әлеге районда ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Яшьләр вакыты» чарасында булып кайттык. «Яшьләр вакыты», кыскача әйткәндә, район яшьләренең идеясен «тыңлый» һәм чынга ашырырга ярдәм итә торган акция. Бүген Сабада тукталсалар... Читать дальше...

Илсур Метшин: 2023 елда Казан мәктәпләре 24 мең беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2023 елда Казанда мәктәпләргә 24 мең беренче сыйныф укучысы барачак. Быел беренче сыйныфка 20,5 мең укучы килә. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «2005 елда бездә 105 мең укучы булса, быел - 148 мең, ә биш елдан соң 190 мең мәктәп укучысы булачак. 2023 елда беренче сыйныфка гына да 24 мең укучы барачак. Бу – тулы бер Зәй халкы кадәр» - дип сөйләде шәһәр башлыгы. Читать дальше...



Сәламәтлек министрлыгында ташламалы кешеләргә соцпакет яки акчаны сайларга куштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Социаль пакет һәм акчалата компенсация арасында сайлау өчен федераль ташламага ия кешеләргә ике айдан да кимрәк вакыт кала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә искә төшерделәр. «1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия кешеләргә мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет дип атала) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата... Читать дальше...

Метшин башлангыч сыйныфларны түләүсез туклану белән тәэмин итүгә әзер булуларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы. Метшин искәрткәнчә, мәктәптә туклану өлешендә барлык укучылар өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Читать дальше...

Татарстанда 531 мәктәп янгын куркынычсызлыгына тикшерү узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 12 августка Татарстанның 531 мәктәбе яңа уку елына янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерүен узды, бу гомуми санның 40 процентын тәшкил итә. 74 белем бирү учреждениесендә тәртип бозулар ачыкланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «12 августка 531 мәктәп кабул ителгән. Тикшерү нәтиҗәсендә күзәтчелек эшчәнлеге органнары күрсәтмәләре буенча үтәүгә 1407 чара тәкъдим ителгән, шуларның 745е бетерелгән (53 процент)»... Читать дальше...

Казанда кулына тимер чыбык кадалган баланы коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда кулына тимер чыбык кергән һәм үзе коймага эленеп калган баланы коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 16.08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Коры Елга бистәсендә тугыз яшьлек малайның йортта кулына тимер чыбык кергәнлеге, үзенең коймага эленеп калуы турында хәбәр алынган. Шаһитлар баланы куллары белән күтәреп торган. Читать дальше...

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүне дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу атнада да азык-төлек җыелмалары физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, үзләре генә яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шәкертләргә бушлай таратылды. Бүген Казанда яшәүче 25 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, токмач һәм чәй бар иде. Читать дальше...

Песошин Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы ачылуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Татарстанның Тукай районындагы кайбер социаль объектларда булды. Шулай ук ул Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты, Кече Шилнә авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы республика бюджеты акчасына төзелде. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән. Алексей Песошинга музыка залын, спорт мәйданчыгын... Читать дальше...

Татарстан Президентын сайлауда бюллетеньнәрнең ике формасын һәм текстын хупладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлау өчен сайлау бюллетеньнәренең ике формасын, шулай ук алар өчен текстны раслады. Бюллетеньнәр ачык-яшел төстә булачак, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнашачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә,бюллетеньнең беренче формасы-кулдан тавыш бирү, ә икенчесе-техник чараларны кулланып тавыш бирү өчен. Сайлау бюллетененең тексты бары тик бер якта гына булачак, саклагыч... Читать дальше...

Гроза, ветер, град… 125 ПСЧ предупреждает о неблагоприятных метеорологических явлениях

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

14 августа ночью и днем в Нурлате и на территории Республики Татарстан местами ожидаются сильный дождь, гроза, сильный ветер порывами до 15-18 м/с, а также днем локально град.

Алексей Песошин «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентлары эше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булды. «Мастер» Кама индустриаль паркы бүген – Россиянең әйдәп баручы индустриаль паркларының берсе. Компания карамагында 1,4 мең квадрат метр җитештерү һәм офис биналары бар. Биредә 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя. «Мастер» Кама индустриаль паркы коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ун яңа резидент кабул итте. Сәфәр кысаларында... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
Борис

Ритуальный агент Борис Свистунов: комплексная поддержка в организации похоронных услуг в Санкт-Петербурге и Ленинградской области





Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 11 августта 93 яшендә Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Әнвәр Сафиуллин 1927 елда ТАССРның Әлмәт авылында туа. Ул колхозда дүртенче сыйныфтан эшли башлый. 1944 елның октябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. 1951 елда демобилизациядән соң Сафиуллин «Бөгелмәнефть» идарәсенең нефть промыселларының берсендә эшче була. Бер елдан соң ул «Әлмәтнефть» идарәсенең 1нче участогында... Читать дальше...

В Республике Татарстан подтверждено 5988 случаев COVID-19, из них 29 новых

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как сообщает республиканский оперативный штаб по контролю за распространением коронавирусной инфекции, за минувший день выявлено 29 новых случаев COVID-19, из них 4 – завозные, 25 – контактные. Все они получают лечение на дому.

ТР Президентын сайлау бюллетеньнәре 10 сентябрьдән дә калмыйча участокларга керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр 2020 елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча сайлау участокларына китереләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте. «ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр әзерли һәм аларны бүлү нигезендә территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра. Территориаль комиссияләр, тавыш бирүгә кадәр бер көн алдан, һәр бюллетеньне алдан исәпләп, участок сайлау комиссияләренә тапшыра. Читать дальше...

Балаларны Татарстан белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының иң күренекле урыннары белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде. «Бу интерактив китап-панорама укучыларны Татарстанның иң кызыклы шәһәрләре һәм районнары белән таныштыра. Китаптагы наклейкалар республиканы бербөтен итеп күзалларга һәм мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Читать дальше...

Мөхәммәтшин: «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулаем гамәлгә аша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәре барышында белдерде. Шәһәрдә республика парламенты җитәкчесе Радужная урамындагы ишегалларын карады, Сөембикә җәяүлеләр урамыннан узды һәм җирле халык белән аралашты. Радужная урамындагы ташландык бушлык урында хәзер менә дигән парк булдырылган. «Быел президент программасы буенча республиканың барлык районнарында меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Отставка Кудашова и уход Гусева и Уила: кого «Динамо» рискует потерять после вылета из Кубка Гагарина


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

КОМПАНИЯ LG НАЗВАНА ПАРТНЕРОМ ГОДА ENERGY STAR 2024





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ Москва — Санкт-Петербург


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки



Москва

Интернет Tele2 стал «летать» еще быстрее

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net