Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын байкерлар каршы алды
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Яшел Үзәнгә кадәр барып җитте. Шәһәр стеласы янында аны җирле байкерлар каршы алды. Бу хакта «Новости Зеленодольска» яза. Колонна мотоциклчылар озатуында шәһәр урамнары буйлап узды. Эстафетаның тантаналы очрашуы «Муравейник» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта узды. Шунда ук Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерт та узды. Тантанага җыелучыларга сәламләү сүзе белән Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков мөрәҗәгать итте. Читать дальше...