Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсендә яңартылган юл ачылу уңаеннан бәйрәм оештырылды
(Яңа Чишмә, 16 август, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» , Лариса Фёдорова). Яңа Чишмә районының Архангел бистәсендә Яшьләр урамында яңартылган юл ачылу авыл халкына бергә җыелып бәйрәм итәргә сәбәп булды. Архангел Бистәсенең Яшьләр урамы буйлап 250 м юлга вак таш түшәлгән һәм 500 м тирәсе асфальтланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мондый озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга гамәлдәге юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бәйрәм үтүче урам үзәгендәге мәйданны бизәүдә җирле кул эшләре осталары, иң яхшы бакчачылар, алтын куллы осталар һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашкан. Биредә яшелчә, чәчәкләр һәм җиләк-җимешләрдән экспозицияләр куелган, кул эшләре сувенирлары, чигешләр һәм төрле төстәге рус шәлләре күргәзмәсе оештырылган. Җыр-бию булды, уеннар юл төзүчеләргә, район җитәкчелегенә һәм республика башлыгына рәхмәт сүзләре әйтелде. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Вячеслав Козлов һәм җирле Совет депутатлары Валерий Борисов һәм Татьяна Белоглазова килгән иде. Юл төзүчеләр Леонид Дорофеевка һәм Виктор Семеновка истәлекле бүләкләр тапшыру, шулай ук халыкны хөрмәтләү тантаналы мизгел булды. Беренче булып Яшьләр урамында яшәүче Ершова Екатерина Ивановнага истәлекле бүләк тапшырылды. Быел аңа 94 яшь тулган. Ә бу урамда иң яше Кира Терекова. Ул бер ай элек туган, бәйрәмдә ул юк иде, әбисе Татьяна башка дүрт айлык оныгы Елисей белән килгән иде. Программаны алып баручы Наталья Таротина әлеге урамда 17 бала яшәвен билгеләп үтте. Бәйрәм уеннар, конкурслар, оттырышсыз билетлар уйнату белән дәвам итте, чәй табыны да корылган. Өстәлләр пешкән камыр ризыклары, тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр белән тулы иде.