Главные новости Великого Новгорода
Великий Новгород
Сентябрь
2021

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар фермеры: Кайвакыт без табигать алдында көчсез

0
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар фермеры: Кайвакыт без табигать алдында көчсез

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Ринат Сөннәтовның авыл хезмәттчәннәренә багышланган язмасы чыкты.

Аграр белгечләр бер авыздан агымдагы елның авыл хуҗалыгы өчен авыр булуын искәртә. «Игеннәр башка елдагыча шаулап үсәлмәде. Кайбер басуларга бер тамчы да яңгыр суы төшмәде. Быелгы корылык гектарыннан 15-18 центнерлап кына уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бу узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. Басуларны тукландырып тормасак, корткычлардан сакламасак, монысы да булмас иде», — ди алар.

«Әйе, ни чәчсәң, шуны урырсың дисәләр дә, кайвакыт без табигать алдында көчсез. Булган уңышның игелеген күрергә язсын», — ди төбәк татар авыллары аграр тармагында иң бай тәҗрибәле фермерларның берсе, Иске Мочали авылында озак еллар эшчәнлек алып баручы фермер Ваиз Сабитов.

Ваиз әфәнде җитәкләгән хуҗалык Пилнә районында гына түгел, ә өлкәдә иң өлкәннәрнең һәм иң уңышлыларның берсе. Ул терлек тә асрый, кырчылык белән дә шөгыльләнә. Эшчәнлегенең барлык тармакларында яңа җиһазлар һәм технологияләр кулланырга тырыша — һәр ел диярлек техник паркны яңарта. Менә быелгы уракка да яңа гына сатып алган «Палессе» комбайны үз өлешен керткән.

— Бүгенгә минем кул астында эшчәнлек алып барган хуҗалык 840 гектар җир били. Бөртекле культуралардан башка, мал-туарларга азык итеп күпьеллык үлән дә үстерәбез. Җирне барлык агрономик кагыйдәләрне кулланып эшкәртергә тырышабыз: басулар тиешле күләмдә ашламалар белән тукландырыла, зарарлы бөҗәкләрдән, чүп үләннәрдән агулана, сыйфатлы, эшкәртелгән элиталы орлык кына чәчелә.

Нәтиҗәдә, һәр ел диярлек мул уңышка ия була идек, тик быел, коры һава торышы бөртеклеләргә тиешлечә өлгерергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә уңыш та аз — кырларның һәр гектары уртача 18 центнер гына ашлык бирде. Димәк, аграр эшчәнлектә тәҗрибә, белем һәм югары технологияләрдән башка, уңайлы һава шартлары да зур роль уйный, — ди Ваиз Шәмил улы.

Якын киләчәктә хуҗалыкта җитештерү тармагын җайга салырга ниятләнәләр. Бай тәҗрибәле җитәкче сүзе буенча, планда сөтле продукция җитештерү цехы булдыру. — Комбинат эшли башлагач, КФХ тулы цикллы продукция җитештерә башлар. Аллаһы ярдәме белән, реализацияләү мөмкинлекләре дә табылыр дип уйлыйм, чөнки экологик яктан чиста һәм югары сыйфатлы продукциягә һәрвакытта да сорау бар. Ә җитештерү цехын чимал белән җирле КФХның терлекчелек тармагы тәэмин итәр. Бу юнәлештә без актив эшчәнлек алып барабыз, нәтиҗәдә, мал-туарлар саны елдан-ел арта бара. Бүген КФХда 380 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 200е сыерлар, — ди Ваиз әфәнде.

Әйтергә кирәк, мал-туар 2018 елда өлкә максатчан программасы ярдәмендә төзеткән яңа заманча каралтыда асрала. Яңа фермага федераль ярдәм чарасы кысаларында салынган 800 метр озынлыктагы юл илтә. Бу проект кысаларында авыл юлының да бер өлеше яңартылган, ә терлек каралтысы алдында зур мәйдан булдырылган.

Бүгенгә хуҗалыкта өч дистәгә якын кеше даими рәвештә эшли, алар барысы да диярлек җирле белгечләр. «Хезмәт хакы да лаеклы түләнә, эшләү шартлары да безне тулаем канәгатьләндерә», — ди КФХ эшчеләре.

«Сабитов В. Ш.» КФХсы үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән традицион агрономик ысулларны яңа технологияләр белән баетып, яңарышка омтыла. Аграр предприятие җитәкчесенең бай тәҗрибәсе һәм заманча карашы базар диңгезендә үз корабын дөрес юнәлештә алып барырга ярдәм итә. Ваиз әфәндегә киләчәктә дә үз курсыннан тайпылмаска теләп калабыз, ә аның тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булып торсын иде.






Загрузка...


Губернатор Новгородской области Андрей Никитин
Москва

Собянин: Московские пары все чаще выбирают для свадьбы «Новые адреса счастья»


Спорт в Новгородской области
Новгородская область

В Краснодаре прошел Суперфинал чемпионата «Локобаскет — Школьная лига»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Новгородской области
Новгородская область

Переменная облачность ожидает новгородцев завтра





Путин в Новгородской области
Москва

Владимир Путин попросил передать послание духовному лидеру Ирана


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Президент Камеруна получил послание от Президента Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский заявил, что обеспокоен заявлениями республиканцев в США


Навальный в Новгородской области


Здоровье в Новгородской области


Частные объявления в Великом Новгороде, в Новгородской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

Актрисе и резидентке Comedy Club Марине Кравец исполняется 40 лет



Великий Новгород

Транснефть - Балтика» заботится о природе: выпуск молоди рыб в водоёмы Новгородской, Ярославской и Тверской областей.

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net