Әлмәт хакимияте массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертте
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россиядә санитар-эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Татарстанның Әлмәт районында ябык биналарда массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелде. Бу хакта муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Чараларны, санитар-эпидемиологик режимны үтәп, ачык мәйданчыкларда үткәрүне планлаштырырга кирәкю Кешеләр ябык биналарда җыелганда, аларны тигезләп бүлеп утыртырга, залның тулылыгын 30 проценттан арттырмаска тәкъдим ителде.
«Районда хәл тотрыклы кала. 41 678 кеше вакцина алды инде (өлкән яшьтәге кешеләрнең 45,2 проценты), вакцинацияләүнең егермедән артык пункты даими эшли», — диделәр район матбугат хезмәтендә.
Әмма, район башлыгы сүзләренә караганда, өлкән буынны вакцинацияләү авыррак бара.
«Безнең өлкән буын әле дә соңгы еллардагы иң куркыныч чирдән сакланмаган. Бу — безнең җаваплылык, безнең мөнәсәбәт һәм безнең бурыч», — дип искәртте Тимур Нагуманов бүген узган ветераннар советының X хисап-сайлау конференциясендә.
Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов 1 июльдән 1 августка кадәр прививка ясатучы өлкәннәр арасында бер велосипед, скандинавия йөреше өчен ун пар таяк һәм аяклар өчен ике тренажер уйнатылачак, дип белдерде.
Элегрәк «Татар-информ» ковидтан вакцинацияләнгән өлкән яшьтәге әлмәтлеләргә ташламаларга купоннар бирә башлауларын хәбәр иткән иде.