Дәүләт Советында Казанның 175нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында Казанның 175нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар. Тантанада 28 егет һәм кыз катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Татарстан Дәүләт Советы бинасында әлеге чараны уздыру тәкъдиме «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чыгарылыш сыйныф укучыларына «тормышта үзеңне табарга» кирәклеген әйтте.
«Сез Татарстанда — тормышта үз урыныңны табу өчен бөтен мөмкинлекләр булган республикада яшисез. Сезгә тормышта җиңүчеләр булып баруыгызны телим, — дип искәртте депутат. — Барысы да сезнең кулда, шул исәптән сезнең тормышыгыз да. Йөрәгегез кушканча, шат күңел һәм иминлек белән яшәгез».
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да үз теләкләрен җиткерде. «Зур хыяллардан курыкмагыз, чөнки тормыш бер генә тапкыр бирелә. Сезнең барысы да әйбәт булуын телим, ә Дәүләт Советында аттестатлар тапшыру яхшы билге булсын», — дип белдерде ул.
Мәктәпне тәмамлау белән чыгарылыш сыйныф укучыларын 175нче номерлы гимназия директоры Әминә Вәлиева котлады. «Сезнең һәрберегез белән мин разведкага барыр идем. Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар — әмма ул, барыннан да элек, бер мәртәбә егылып, сез үзегездә батырларча күтәрелергә көч табарга тиеш. Алда зур юл бар. Көчле, игелекле һәм зирәк булыгыз», — диде ул.
Бу бәйрәм көнендә чыгарылыш сыйныф укучыларына күп котлаулар һәм теләкләр яңгырады.