Алмаз Әкбәров: ТНВ төшергән яңа сериал һәркемне уйландырырга мәҗбүр итәчәк
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Бер-бер хәл» дигән утыз серияле мелодрамада күтәрелгән милләтара мәсьәләләр һәркемне уйландырырга этәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сериалның режиссеры һәм сценарий авторы Алмаз Әкбәров әйтте.
«Чагыштыру өчен, „Рәхәт яшибез“ сериалы — ситком форматында төшерелгән иде, ул күбрәк кешенең күңелен күтәрүгә юнәлдерелгән, анда көлкеле мизгелләр бар. Ә „Бер-бер хәл“ сериалы һәр кешене уйландырырга мәҗбүр итәчәк», — диде ул.
Алмаз Әкбәров сериалда үзеңә охшаш образны күрергә мөмкинлеген, шул ук вакытта көлеп ала торган мизгелләре да булачагын искәртте. «Без тамашачыга тормыш ситуациясенә үзенчә карашта булган геройларны күрсәтәбез», — дип аңлатты ул.
Аның әйүтенчә, барлыгы утыз серия төшерелә, һәр серия 26 минут дәвам итә. Серияләр бер сюжет сызыгына корылган. Әлегә унбиш серия төшерелгән, аларга монтаж ясала. Хәзерге вакытта музыка язылу процессы бара.
«Кумирлар образын тудыруны төп максат итеп куйдык. Мәсәлән, Гамил Әсхәдулла Әлдермештән Әлмәндәр бабае образында, Фирая Әкбәрова — татар әбисен уйный. Мансур белән Анастасия — яшь гаилә. Шунда беренче конфликт туа: тел мәсьәләсе. Аннан соң, аш әзерләргә кирәк була. Шулай итеп, рус милләте кызы акрынлап татар ашлары белән таныша, әзерләргә өйрәнә», — диде Алмаз Әкбәров.