Марат Җәббаров Питрәч районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Аны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнар Хафизов озатып йөрде.
Питрәчкә килүгә үк министр «Шәле-Агро» хуҗалыгында төзелеш эшләренең барышы һәм яңа авыл хуҗалыгы техникасы паркы белән танышты. Предприятиенең 8900 гектар чәчүлек җире бар, 1280 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 504е — сыерлар. Алар яңа техника сатып алу, чәчү мәйданнарын киңәйтү, чит ил таналары сатып алу, машина-трактор паркы төзүне планлаштырган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге көндә сөт-товар фермасын реконструкцияләү буенча актив эш алып барыла. 410 башка урыннар әзер инде. Икенче сыер абзарын ремонтлау башланды. Сезонлы кыр эшләре өчен 82 млн. сумлык 8 яңа техника сатып алдык», — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Радик Мәүлиев.
Аннары Колай авылында министр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Агролак-К» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен төзелгән йортларны карады.
«Эчендә бик матур. Тулысынча ремонт ясалган, барысы да чиста, пөхтә. Зал, ике бүлмә, санузел, кухня бар. Бишәү яшәячәкбез: ирем белән без икәү һәм өч балабыз. Якындагы 5 елда йорт арендасы өчен түлиячәкбез, ә аннары, теләгән очракта, аны отышлы шартлар буенча сатып алырга мөмкин булачак», — дип сөйли «Агролак-К» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Екатерина Степанова.
Эш сәфәре «Муллагалиев А.Р» крестьян-фермерлык хуҗалыгы цехында булу белән тәмамланды. «Гаилә фермасы» программасы буенча 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзүгә 1,5 млн сум күләмендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Аннары фермер 5 млн сумлык кредит ала һәм Венгриядән шул акчаларга елына 8-10 мең килограмм сөт бирә торган голштин токымлы 33 тана сатып алган.
Хәзер предприятие сөт җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, 10 төрдән артык сөт продукциясе — сөт, эремчек, май, кефир, ряженка, эремчек, каймак, катык, сырлар чыгара. Үз продукциясен Казанда сата.