Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм сәүдә министры Мостафа Варанк белән очрашты
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). «Гебким» махсус сәнәгать зонасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Мостафа Варанк белән очрашты. Чарада шулай ук Коджаэли провинциясе губернаторы һәм «Гебким» сәнәгать зонасы оешмасы идарәсе рәисе дә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Татарстанда махсус икътисади зоналар ясаганда, без Төркия тәҗрибәсенә дә таяндык», — диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанның күп кенә проектларында чит ил компанияләре, шул исәптән Төркия — «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам» — «Тракья Гласс», «Шишеджам» — «Аутома-тив Гласс», «Джошкуноз» җәлеп ителгән. Моннан тыш, «Алабуга»да «Гемонт Металл» компаниясе проекты гамәлгә ашырыла. Элегрәк Татарстан җитәкчесе Төркиядә химия сәнәгате предприятиеләрен урнаштыру белән шөгыльләнә торган беренче сәнәгать зонасы оешмасы — «Гебким» төрек сәнәгать зонасы предприятиеләре эше белән танышты.