Югары уку йортларында яңа уку елын 1 сентябрьдә башларга җыеналар
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортларында уку елын 1 сентябрьдә башлау планлаштырыла, соңгы карар августта кабул ителәчәк. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Киләсе уку елын илнең барлык уку йортларында 1 сентябрьдә башларга планлаштырабыз. Шул ук вакытта уку елы башлану форматы турында соңгы карар агымдагы елның августында эпидемиологик вәзгыятьне һәм белгечләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк», — диде Валерий Фальков РФ президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.
Моңа кадәр Мәскәү югары уку йортларына дистанцион укуга күчәргә киңәш ителә . Башкортстанда югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә , дип язган идек.