Әлмәт районында трактор юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе үлгән
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт районының Яңа Елань авылында трактор катнашында юл һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча 55 яшьлек ир-ат шәхси йорт ишегалдыннан чыгып барганда идарәсен югалткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тракторчы җитди имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында ук үлгән. Ир-ат трактор белән таныклыгы булмаган килеш идарә иткән.