Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсе татарлары Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов вафат булуын хәбәр итте.
Вәлид Ильясов Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә туган. 1968 елдан бирле Сочида яши һәм төрле вазифаларда эшли. Ул үзен Сочи кешесе дип саный, дип язалар Краснодар татарларының инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.
1994 елда Сочи шәһәрендә мөселманнарның дини оешмасы барлыкка килә. Аңа беренче рәисе Равз Рамазанов һәм Вәлид Ильясов нигез сала.
Вәлид Ильясов 2010 елда Сочи татарлары җитәкчесе итеп сайлана. «Ул Көньяк федераль округта милли һәм дини оешма җитәкчеләре арасында иң дәрәҗәле, белемле һәм тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе иде», диелә бу хәбәрдә.
Соңрак Вәлид Ильясовның яман шештән вафат булуы, аны иртәгә Сочида җирәүләре билгеле булды.