Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ул хезмәттәшләренә актив эшләре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Россия Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу Россиянең тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул 2020 елда төркем дистәдән артык зур чара уздыруы, нигездә онлайн-форматта булуы турында сөйләде. Төп игътибар цивилизацияара һәм динара диалогны үстерүгә, традицион кыйммәтләрне саклауга, яшьләр элемтәләрен һәм алмашуны үстерүгә, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, мәглүмат агымнарын һәм коммуникацияләрне яхшыртуга бирелде. «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда оештырыла. Ул Россияне ислам дөньясы белән якынайту, икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан гамәлгә куела. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты төркемнең җитәкчесе итеп Рөстәм Миңнехановны билгеләде.