Татарстанда яшен һәм бозлы яңгыр көтелә
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 июньдә, көндез һәм кич белән Татарстанда яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә. Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 м\с-ка кадәр көчәергә мөмкин. Шквал вакытында җил тизлеге секундына 23 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +17.+22 градус була. Көндез һава +30.+35 градуска кадәр җылыначак.