Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестивале узачак
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 3 июльдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә беренче тапкыр «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестивале узачак. Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырлардагыча ясалган «Шәрык базары» булачак, анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләр белән һөнәрчелек остаханәләре оештырылачак. 11.30 сәгатьтә «AGA BAZAR» этномәдәни фестиваленең рәсми ачылышы була. «Күп аһәңле Татарстан» республика конкурсында һәм «Иске-Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры конкурсында катнашучы һөнәри һәм үзешчән коллективларның инструменталь музыкасы фестиваль сәхнәләрендә яңгыраячак. Теләге булган һәркем интерактив программаларда, мастер-классларда һәм традицион милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив тамаша форматында эшләячәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Кичке концерт программасында «IsTElek» иҗат берләшмәсе артистлары, фолк-фьюжн һәм электрон музыка жанрындагы композицияләр яңгыраячак. Артистлар: Хмельная ворга, ZAKARIA, Нью моң, Shoner Paul, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Malsi music (Ислам Вәлиев), Илдар Гыймадиев (варган һәм электроника), АЛПАР, Базарбай Бикчәнтәев катнашачак. «Ага — базар» — X–XV гасырларда Болгар шәһәренең сәүдә-һөнәрчелек шәһәре. Идел Болгарының сәүдә-һөнәрчелек һәм мәдәни үзәге. Халыкара этномәдәни фестиваль урта гасырларда булган «Зур Базар»ның күләмле җыелма үрнәгенә әвереләчәк.