Татарстанның баш акушер-гинекологы: Вакцинация бала таба алмауга китерә алмый
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация хатын-кызларның бала таба алмавына китерә алмый. Бу хакта Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сөйләде.
«Бу сорау тикшерелә, аны миңа шәхсән язып җибәрәләр. Мин бу мифны юкка чыгарырга телим — вакцина үзе хатын-кызларның репродуктив функцияләренә тәэсир итми. Бу прививкага каршы торырга теләгән кешеләрнең ниндидер уйдырмалары», — диде табиб.
Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, моңа фәнни раслаулар юк, моннан тыш, республика белгечләре мондый закончалыкны күрми.