Баш гинеколог ковидтан вакцинадан соң балага узган хатын-кызлар турында сөйләде
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Балага узганчы яңа коронавирустан прививка ясатканнан соң ана карынында яралган бала яхшы үсә. Бу хакта махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сөйләде.
«Минем шәхсән шундый мәгълүматларым бар, хатын-кыз пациентлар бер прививканы ясатканнан соң ике-өч атнадан балага узган, алар хәтта белмәгән дә. Хәзер мин шундый җиде кешене күзәтәм. Скрининг бик яхшы уза. Барлык сабыйлар да сәламәт, бернинди тайпылышлар юк», — дип сөйләде ул.
Аларга прививканың икенче дозасын ясамаганнар, әмма препаратның беренче дозасыннан соң көмәнлек чоры яхшы уза.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик киңәшләре буенча авырлы һәм бала имезүче аналарга прививка ясарга ярамый, чөнки әлегә тикшеренүләр үткәрмәгәннәр, дип искәртте табиб. Татьяна Шиһабетдинова кайбер илләрдә, мисал өчен, Германиядә, көмәнле хатын-кызларга прививка ясый башлаулары турында сөйләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, яңа коронавирустан вакцинация хатын-кызларның бала таба алмавына китерә алмый.