«Яңа татар җыры II» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды «Яңа татар җыры» конкурсын игълан итә.
Конкурсның максаты — татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру, дип хәбәр итә Ваһапов фонды матбугат хезмәте.
Бәйгедә яшь буенча да, география буенча да чикләүләр юк. Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды — 2 млн сум.
2020 елда тәүге «Яңа татар җыры» конкурсына йөзәрләгән әсәр килде. Катнашучылар арасында Италия һәм Швеция вәкилләре дә бар иде.
Конкурс ике номинациядә үтә: «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры». Җырлар бары тик татар телендә генә кабул ителә. Һәр катнашучы ике номинациядә дә 1-3 әсәр юллый ала.
Гаризалар 2021 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.