Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2021

Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

0
Милли музейда беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере тәкъдим ителде

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган. Күргәзмәдә хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр тәкъдим ителде. Мәсьәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазьләр (хаҗда булучыларның таныклыгы). Шулай ук Мәккәгә барган хаҗига 1905 елда бирелгән чит ил паспорты да куелган. Милли музей директоры урынбасары Лилия Саттарова сүзләренчә, күргәзмәгә куяр алдыннан әйберләрне яңартырга туры килгән. «Шуңа охшаш күргәзмә утыз ел элек оештырылган булган. Коллекцияне киләсе елда да тәкъдим итәчәкбез. Эзли башлагач, күпчелек предметларның шифры башка исем белән теркәлгәне ачыкланды», — диде ул. «Кешеләр бай мирасыбыз юкка чыкмасын өчен, әйберләрне музейга курка-курка булса да, тапшырырга тырышкан. Аңлашыла, бу предметлар XX гасыр башында кабул ителгән булган», — диде күргәзмәнең идея авторы Лилия Саттарова. Мисал итеп ул өч метрдан артык озынлыктагы гарәп язулы кара материалны әйтте. Ул 1937 елда Казанда яшәүче бер хатын-кыздан музейга бүләк итеп бирелгән булган. «Аны бары тик „кара материал“ дип кенә теркәгәннәр», — диде ул. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, татар мәдәниятен гореф-гадәтләр һәм дин саклап калган. «Татар бизәкләре белән чигелгән намазлыклар тегү, төрле шәмаилләр ясау халкыбызның канына сеңгән булган. Шәмаилләрне озаклап карап була. Бу абстракт рәсем генә түгел, аңа тирән мәгънә салынган», — ди ул. «Дин милләтне, ә милләт динне саклый дип һәрчак әйтә киләм», — дип искәртте мөфти һәм татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тел, дин, гореф-гадәтләр турындагы фикерен җиткерде. Күргәзмәдә көнчыгыш һәм көнбатышның тарих һәм мәдәният ядкярләре бар. Сәмәрканд куфи Коръәненең 1905 елгы факсимилесы, 1941 елда музейга профессор Иван Покровский бүләк иткән шәмаилләр альбомы, төрек Солтаны Мәхмүт V Рашадның татар галиме Хәсән-Гата Габәшигә бүләк иткән сердолик тәсбихләрен күреп була. Музейга килүчеләр кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп язулары белән бизәлгән бакыр савытлары, татар сәүдәгәрләре һәм муллалары мөһерләрен, Мәккә һәм Мәдинә мәчетләре рәсемнәре төшерелгән шәмаилләрне күрә ала.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил об открытии Мемориальной квартиры Пушкина


Спорт в России и мире
Москва

Педагоги школы №2065 вошли в ТОП-5 лучших туристских команд Москвы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Джокович совершил суперкамбэк на Ролан Гаррос и установил абсолютный рекорд


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Педагоги школы №2065 вошли в ТОП-5 лучших туристских команд Москвы





Путин в России и мире
Москва

Путин: Москва будет работать с любым президентом США


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске начал работу 30-й Форум "ТИБО"




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве силовики сорвали вечер памяти Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Андрей Макаревич

СК заинтересовался Макаревичем* после разговора с "Зеленским" и слов о концерте в Киеве



Москва

Омская визажистка Чумак требует более миллиона рублей с блогера Лерчек

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net