Галим: Татар мәгърифәтчесе Муса Бигиевның каберен Мисыр архивыннан ачыкларга мөмкин
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиевның Мисырдагы каберен Каһирә архивыннан эзләп, ачыкларга мөмкин булуын әйтте. «Муса Бигиевның каберен табып булмады. Мисырда пирамидалар бар. Муса Бигиев дәрәҗәле кеше булып санала һәм аны корольләрне күмә торган урында җирләнгән, диделәр. Кабере турындагы мәгълүматны Мисыр архивы аша эзләргә кирәклеген әйттеләр. Муса Бигиевны җирләгән көндә татар диаспорасы фотога төшереп ала. Каберен таба алсак, яхшы булыр иде», — диде галим. Сөләйман Рәхимов татар мәгърифәтчесенең чит илдә калу сәбәбен аңлатты. «Муса Бигиев фәнни конференциядә катнашырга дип, чит илгә китә. Әмма кире туган ягына кайта алмый, аны кертмиләр. 1947 елда ул Югары Советка туганнары белән күрешү өчен рөхсәт сорап хат язып мөрәҗәгать итә, аңа җавап бирмиләр. Ул туганнарына хатлар яза, әмма хатларын алып калалар. Ул Каһирәдә вафат була», — дип аңлатты ул. Аның сүзләренчә, Муса Бигиевның фәлсәфи-дини хезмәтләре бүгенге көндә дә бәхәсләр тудыра. «Бигиевның хезмәтләрен өйрәнәләр, материаллары даими нәшер ителә. Хезмәтләрен гарәпләр, төрекләр белә, без ул яктан арттарак калышабыз», — дип билгеләп үтте ул Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында. «Шиһабетдин Мәрҗани — XIX гасырның дини тәгълиматчысы булса, Муса Бигиев — Совет чорының дини тәгълиматчысы», — диде Сөйләман Рәхимов.