Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Акатуй» чуваш милли бәйрәме була
(Әлки, 18 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). 19 июньдә 11.00 сәгатьтә Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Акатуй» чуаш милли бәйрәме була. Бәйрәм программасы бик бай. Анда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, атлар чабышы, спорт ярышлары һәм төрле уеннар кертелгән. Шулай ук зур концерт булачак, сәүдә нокталары эшләячәк.