«Идел» журналының яңа санын уен форматында тәкъдим иттеләр
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Сәрбиназ Шәйхелова). Казандагы Каюм Насыйри музеенда «Идел» журналының май һәм июнь саннарын тәкъдим иттеләр.
Чарада журнал геройлары һәм авторлары — тележурналист Венера Аитова, фольклорчы галим Дамир Габдрахманов, шагыйрь Рифат Сәлах, җырчы Сөмбел Кыямова, Каюм Насыйри исемендәге музей директоры Раушания Шәфигуллина, шулай ук «Идел» журналы укучылары, журналистлары катнашты. Журналның чираттагы тәкъдим итү кичәсе квест форматында узды.
Чарада катнашучылар квест биремнәрен үтәде. Биремнәр журнал тарихына, эчтәлегенә, мәгърифәтче-галим Каюм Насыйри тормышы һәм эшчәнлеге, музыка, фән, шигърият һ.б. өлкәләр турында иде.
Уен барышында дөрес җавап бирүчеләргә «насыйрика» дип аталган махсус карточкалар тапшырылды. Квестның абсолют җиңүчесенә бүләк әзерләнгән иде. Җиңүче Динара Әхмәт-Миңнекаева булды. Ул җырчы Илгиз Шәйхразиев концертына билет отты.
Соңыннан катнашучылар бергәләшеп Каюм Насыйри бакчасында фотога төште, чәй янында фикер алышты.