Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» төркемен тәкъдим итүдә катнашучыларны сәламләде
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгында оештырылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен тәкъдим итүдә катнашучыларны сәламләде. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең илчеләре кунак булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавровка һәм министрлыкның барлык коллективына, шулай ук төркем эшендә катнашы булган Россия һәм чит ил хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Россия һәм ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күпполяр дөнья формалашу шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов якын киләчәктә Татарстан оештырачак һәм кабул итәчәк вакыйгалар турында да сөйләде. Аерым алганда, бу 2021 елда Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү. «Безнең республикада, Казанда бик күп кунаклар көтәбез. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч объекты урнашкан, шул исәптән Казан Кремле һәм Борынгы Болгар», — дип аңлатты ул.
Моннан тыш, 2022 елда Казан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45нче сессиясен һәм Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк. «Якындагы елларда Татарстанда башка зур халыкара спорт ярышлары да узачак. Мөселман дөньясыннан катнашучыларны һәм кунакларны күрергә шат булачакбыз», — диде Татарстан Президенты.