Башкортстан Язучылар берлеге рәисе башкорт яшьләренең күбрәк русча сөйләшүен әйтте
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Зәки Алибаев башкорт яшьләренең туган телләрен белмәү проблемасы барлыгын сөйләде. «Балаларны туган телгә өйрәтергә тырышабыз кебек, ләкин шәһәрләрдә милли мәктәпләр юк. Мәсәлән, Башкортстанның Бөрҗән районында 98 процент башкортлар яши, ләкин районда яшьләр русча сөйләшә. Университетка беренче курска килгән студентлар гади текстны укып бирә алмый. Югыйсә мәктәп программасында унышар сәгать үтәләр», — диде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендә ге чыгышында. Зәки Алибаев телне белмәү — мәгариф проблемасы белән бәйле дип саный. «Бүген Россиядә урта гомуми белем бирү, Россиядә яшәүче халыкларның әдәбияты һәм теленә мөнәсәбәт — көнүзәк проблема булып тора. Бу проблема барлык республикаларда күзәтелә», — ди рәис. «Башкортстан Язучылар берлегендә 300ләп язучы бар. Алар рус, башкорт һәм татар телләрендә яза. Без башкорт телендә сөйләшәбез икән, татар телен тылмачсыз да аңлыйбыз. Шул ук татар телендә сөйләшүчеләр дә әдәбиятны бернинди тәрҗемәсез аңлый ала. Үзтәңгәллекне сакларга тырышабыз, чөнки безнең университетта татар, рус һ.б. телләрне өйрәнәләр», — диде Зәки Алибаев.