Якутия мәдәният министры: Якут әдәбиятын турыдан-туры татарчага тәрҗемә итеп булмый
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов татар һәм якут телендәге әдәбиятны тәрҗемә итүнең үзенчәлеге турында сөйләде.
«Якут телендәге әдәбиятны турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итеп булмый, аны башта рус теленә, ә аннан соң татар теленә тәрҗемә итәбез. Якут теленнән дә шулай. Безнең телләр бер семьялыкка караса да, авыр юл белән тәрҗемә итәргә туры килә», — дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан Язучылар берлеге министрлыклар алдында татар әдәбиятын якут теленә һәм якут язучыларының эшләрен татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен куя. «Бу очракта министрлыклар бурычы — финанслау. Бездә татар теленнән тәрҗемә итүчеләр бар. Габдулла Тукайның кайбер әсәрләре тәрҗемә ителде. Ул хезмәт тиешле дәрәҗәдә бәяләнергә тиеш», — дип сөйләде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.