Миңнеханов Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесенә Примаков премиясен тапшырды
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре белән очрашу вакытында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе — Көнчыгышны өйрәнүче Виталий Наумкинга Е.М. Примаков исемендәге Халыкара премия тапшырды. Галим "Несостоявшееся партнерство. Советская дипломатия в Саудовской Аравии между мировыми войнами» китабын язган өчен бүләкләнгән. Монография 1920-1930 елларда Советлар Союзы һәм Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләренә багышланган. Бу Россиядә мондый дәрәҗәдәге беренче тикшеренү. Көнчыгыш белгече ул чорның иң мөһим затлары тормышыннан аз билгеле фактлар турында сөйли һәм ул чорда Гарәбстанда гына түгел, ә Урта Азия, Төркия һәм Иранда, шулай ук Көньяк Кавказда булган вакыйгаларны тасвирлый. Эшнең кыйммәте шунда ки, ул «Гарәбстан проблемалары»н тасвирлап кына калмый, ә совет заманындагы Мәскәү һәм Көнчыгыш илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлый торган энциклопедия булып тора. Е.М. Примаков исемендәге халыкара премия күренекле Россия дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков (1929-2015) истәлегенә гамәлгә куелган. Ул «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменә нигез салучыларның берсе истәлеге булып тора.