Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм хатын-кыз үлгән
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
1941 елда туган ир-ат һәм 1969 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, 9 июньгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан 511 кеше үлгән.