Миңнеханов төбәк идарәче командаларын укыту программасын ябу тантанасында катнашты
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» белем бирү программасына йомгак ясалды. Укулар Саха Республикасы (Якутия), Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган иде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өч көн дәвамында өч төбәк вәкилләре дәүләт идарәсендә Татарстанның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, укыту төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга, яңа элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк.
«Сез безнең республикада гамәлгә ашырыла торган программалар, Татарстанның төрле өлкәләрдәге тәҗрибәсе белән таныштыгыз. Иң мөһиме — сез безнең белән турыдан-туры элемтәдә һәм, кирәк булганда, сез үзара элемтәгә керә аласыз. Командада эшләгәндә сез бер-берегезне яхшырак белдегез, тәҗрибә уртаклаштыгыз. Без, үз чиратыбызда, сезнең белән бергә укыдык. Һәр төбәкнең үз эш схемасы бар һәм һәрвакыт нәрсә дә булса белү бик кызыклы. Тыгыз багланышларыбызны дәвам итәчәкбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов төбәк командалары вәкилләренә белем бирү программасын узу турында сертификатлар тапшырды.
Саха (Якутия) Республикасының РФ Президенты каршындагы Даими вәкиле, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Федотов Якутия делегациясе өчен Казанга визит икеләтә кызыклы булды, дип ассызыклады.
«Бездә ике искиткеч вакыйгага туры килде. Бу — сезнең университетта белем алу да, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Татарстанда Якутия көннәрен оештыру да. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлекне үстерәчәкбез», — дип билгеләп үтте ул.
«Без бик күп гамәлиятләрне өйрәндек. Татарстан — күп юнәлешләр буенча лидер: ИТ-технологияләр, территорияне төзекләндерү һәм башкалар. Сез безгә күрсәткән бәяләп бетергесез тәҗрибәгез өчен зур рәхмәт», — диде Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы урынбасары Александр Подорога.
Ханты-Манси автономияле округы — Югра Губернаторы урынбасары Владислав Нигъмәтуллин Татарстан җитәкчелегенә өч Төньяк төбәкне берләштерү өчен мәйданчык биргән өчен рәхмәт белдерде. «Мондый мәйданчыклар безнең киләчәк үсеш өчен бик мөһим. Безнең РАНХиГС мәйданчыгында төбәкләрне берләштерү буенча менә дигән тәҗрибәбез бар, без Сколковода, Екатеринбургта командалар белән булдык. Әмма Казанда миңа барысыннан да уңайлырак дип әйтәсем килә», — дип өстәде ул.