Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, берсе зыян күргән
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сүзләреннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төн урталарында М7 трассасында – республиканың Югары Ослан районында булган. Биредә Марий Эл Республикасы номерлары куелган «Лада» автомобиле һәм Volvo йөк машинасы (анысы – Татарстаннан) кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» каршы як полосага чыккан.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
«Җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры салонда кысылып калган иде. Коткаручылар аларның икесен дә салоннан чыгарды. Табиблар күпсанлы тән җәрәхәтләре алган пассажирны хастаханәгә озатты, ә шофер һәлак булган», - диде агентлыкка авариянең шаһитлары.