Бәһрәйн тышкы эшләр министры: Татарстанны Россия көннәрендә күрүебезгә шат булачакбыз
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бәһрәйн дәүләтендә Россия көннәре узачак. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында шул хактагы килешү имзаланды, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Бәһрәйн тышкы эшләр министры Абдуллатыйф бен Рәшид Әл Заяни.
Чарада катнашу Россиянең барлык төбәкләре өчен дә ачык булачак. Бәһрәйн вәкилләре, әгәр Татарстан анда катнашырга теләсә, моны шатланып кабул итәчәк, дип искәртте министр.
«Без Бәһрәйндә Россия көннәрен үткәрү нияте турында килешү имзаладык, бу ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрәчәк. Бу чара Россиянең барлык төбәкләре өчен дә ачык булачак», - диде ул.
Моннан тыш, министр Россияне Петербург халыкара икътисади форумын уздыруы белән тәбрик итте. Биредә үткәрелгән вакыт күңелле дә, продуктив та булды, дип билгеләп үтте Бәһрәйн тышкы эшләр министры.
Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия туры инвестицияләр фонды, Mumtalakat Holding Company һәм «Биннофарм Групп» арасында Бәһрәйндә коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын җитештерү буенча предприятие төзү турында килешү имзаланган иде инде, дип искәртте Абдуллатыйф бен Рәшид Әл Заяни.