Медиаменеджер Илья Красильщик язылучыларына татар телендә хәерле иртә тели башлады
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Медуза» интернет-басмасының (әлеге гаммәви мәгълүмат чарасы чит ил агенты дип табылган) элеккеге нашире Илья Красильщик ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алырга булган. Ул үз сәхифәсенә язылучыларга татар телендә хәерле иртә тели башлады.
Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Красильщик инде өч көн буе тәрәзәдән төшерелгән фото урнаштыра һәм аның астына «Доброе утро! Хәерле иртә!» дип язып куя.
Татарстан Президенты да һәр иртәдә социаль челтәрдә шундый ук теләкләр белән үзенең эш бүлмәсеннән төшерелгән фото урнаштыра.