Ульяновск өлкәсенең Тереньга бистәсендә татар бәйрәме булды
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Тереньга эшчеләр бистәсенең Халыклар дуслыгы паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Җирле татар автономиясе һәм мәдәният бүлеге тырышлыгы белән оештырылган бәйрәмдә районның барлык авылларыннан да килгән милләттәшләребез катнашты.
Ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган тантанада катнашучыларны район хакимияте башлыгы Григорий Шерстнев сәламләде. Ул бистә халкына татар милли мәдәнияте үзенчәлекләре белән танышу һәм рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу мөмкинлеге тудырган өчен чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Аннары өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп, җирле автономия активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Халкыбызның затлы вә татлы милли ризыгы — чәкчәк белән сыйланганнан соң, бай эчтәлекле концерт программасына старт бирелде. Анда район үзешчәннәре татар җыр-биюләрен башкару осталыкларын күрсәттеләр. Төрле буын вәкилләре кызыклы һәм мавыктыргыч милли уеннарда, конкурс һәм бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар.
Капчык белән сугышу, чүлмәк вату конкурсларында җиңүчеләргә призлар тапшырылды. Ә татарча көрәш батырын, әлбәттә инде, көр тәкә көтә иде. Мәйдан батырын үзәк сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр.