Апрель аенда Казаннан Мурманскига туры авиарейс ачыла
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Nordwind Airlines авиакомпаниясе апрель аенда Казан һәм Мурманск арасында туры рейслар ача. Авиакомпаниянең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Бу — Казан аэропорты өчен дә, авиакомпания өчен дә әле яңа юнәлеш. Билетлар сатуга чыкты инде», — дип хәбәр иттеләр компаниядән.
Рейсларны Embraer 190 һава судносы 26 апрельдән 29 октябрьгә кадәр атнасына ике тапкыр ясаячак. Юлда булу вакыты — өч сәгать тирәсе.
Очкыч Казаннан Мурманскига дүшәмбе көнне 18.25 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 21.25 сәгатьтә әлеге шәһәрдә булачак. Җомга көнне исә лайнер Татарстан башкаласыннан 17.20 сәгатьтә кузгала һәм 20.20 сәгатьтә Мурманск аэропортына төшеп утыра.
Мурманскидан самолет дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 6.50 сәгатьтә һавага күтәреләчәк һәм 9.40 сәгатьтә Казан аэропортында булачак.