Ливанда совет дипломаты Кәрим Хәкимов турындагы китап тәкъдим ителәчәк
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Ливанда совет чорының танылган дипломаты — СССРның Мешхед, Джидда һәм Санадагы Генераль консулы Кәрим Хәкимов турындагы китапны тәкъдим итәләр. Чара 2 апрельдә видеоконференцэлемтә режимында Бейрутта Рус йортында узачак.
Китап авторы — Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе, «Россия — Африка» партнерлык форумы секретариаты җитәкчесе Олег Озеров.
«Якын Көнчыгыш тематикасында махсуслашкан һәм Якын Көнчыгышта белем алучы политолог, эксперт, журналист, көнчыгышны өйрәнүче студентлар, аспирантлар, шулай ук күренекле совет дипломатының язмышы белән кызыксынучы ватандашларны чакырабыз», — дип хәбәр итә оештыручылар.
Чара Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә башлана (15.00 — җирле вакыт буенча) һәм сәгать ярым дәвам итәчәк. Татарстаннан анда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев катнашачак.
Кәрим Хәкимов — дипломат, аның исеме белән совет дипломатиясенең тулы бер чоры бәйле, ул өйрәнеп бетерелмәгән шәхес булып кала.