Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы расланды
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
Коронавирустан ике ир-ат (1937 һәм 1939 елларда туган) һәм ике хатын-кыз (1947 һәм 1954 елларда туган) вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид инфекциясеннән 402 үлем очрагы расланган.